Иртәгә буран һәм көчле җил булачак
Дүшәмбе көнне, 22 декабрьдә, республика территориясендә буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начараю, көчле җил, төнлә һәм иртән томан көтелә. Моннан тыш, юлларда көчле бозлавык булуы ихтимал. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында хәбәр ителә.
Машина йөртүчеләргә зур дистанция тотарга киңәш итәләр.
Көчле җил булганда, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәрәзәләрне һәм ишекләрне ныклап ябып, өйдә калырга киңәш итә. Әгәр дә сез урамда булсагыз, көчле җил агымы вакытында сезгә зыян китерергә мөмкин булган объектлардан ераграк йөрегез. Машинагызны зур агачлар янына куймагыз.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерлары 112 һәм 101 буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.