Добавить новость
World News in Tatar

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт һәм Түбән Камада: Перинаталь үзәк, мәдрәсә һәм яңа автобуслар

Татарстан Рәисе кичә республикабызның нефть чыгару һәм нефть эшкәртү үзәкләре булган Әлмәт белән Түбән Кама шәһәрләренә барды. Сәфәр барышында ул берничә социаль объектны карап чыкты, шулай ук күп балалы гаиләләргә җиңел автомобильләр һәм Түбән Кама шәһәренә яңа автобуслар тапшыру тантаналарында катнашты. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» материалында.

Рөстәм Миңнеханов яңа туган сабыйны хастаханәдән чыгару тантанасында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кичә республиканың нефть башкаласына ясаган эш сәфәре кысаларында Әлмәттә күппрофильле хастаханәнең заманча перинаталь үзәген ачу тантанасында катнашты.

«Әлмәт өчен генә түгел, бөтен республикабыз өчен мөһим вакыйга. Мондый заманча перинаталь үзәкләр илебездә бик күп түгел. Нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә белем бирү үзәкләре, мәктәпләр, күп кенә спорт объектлары төзелә. Бүген исә игътибар үзәгендә – сәламәтлек саклау тармагы. Бу проектка алты миллиард сумнан артык акча салынган. Перинаталь үзәк коллективына төп теләгем – үз эшегездә иң яхшысы булыгыз, республикабызда балалар күп тусын», – дип белдерде Рәис ачу тантанасында.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үзәкне төзү эшләре 2024 елның маенда башланган һәм ул бик кыска вакыт эчендә тәмамланган. Биредә ел саен 3,5 меңгә кадәр бала тууы көтелә.

Фото: rais.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов яңа туган сабыйны хастаханәдән чыгару чарасында катнашты

Яңа үзәктә инде берничә сабый дөньяга килгән. Рөстәм Миңнеханов шунда туган беренче сабыйларның берсе – Ясминә исемле кызчыкны хастаханәдән чыгару тантанасында катнашты. ЗАГС вәкиле ата-анага баланың туу турындагы таныклыгын тапшырды һәм бу сабыйның яңа перинаталь үзәктә дөньяга килгән беренче бала булуын билгеләп үтте.

Фото: rais.tatarstan.ru

Мәдрәсәнең яңартылган бинасын карады һәм шәкертләр белән аралашты

Эш сәфәре барышында Рәис яңартылган Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге ислам мәдрәсәсендә дә булды. Ул элеккеге нефть эшкәртү компаниясе бинасын реконструкцияләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Объектта төзелеш-монтаж эшләре нибары ярты ел эчендә башкарылган. Хәзер яңа мәдрәсә Әлмәтнең Мәрҗани урамындагы архитектур ансамбльнең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләргә һәм шәкертләрнең белем алу, яшәү шартларына югары бәя бирде. Шулай ук уку сыйныфларында шәкертләр белән дә сөйләшеп алды.

Фото: rais.tatarstan.ru

Күп балалы гаиләләргә «Лада Ларгус» автомобильләренең ачкычларын тапшырдылар

Әлмәткә сәфәр шәһәрнең ике күп балалы гаиләсенә «Лада Ларгус» автомобильләре ачкычларын тапшыру белән төгәлләнде. Бу бүләккә биш бала тәрбияләүче Шәйгардановлар гаиләсе һәм 11 бала үстерүче Даишевлар гаиләсе ия булды.

Фото: rais.tatarstan.ru

Искәртеп үтик: 2018 елда Даишевлар гаиләсе «Без бергә» республика конкурсының «Усталар династиясе» номинациясендә җиңгән иде. 2019 елда алар Идел буе округының «Уңышлы гаилә» конкурсында «Ата-ана даны» номинациясендә җиңү яуладылар. Моннан тыш, алар «Ел гаиләсе – 2019» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы күп балалы гаилә» исеменә лаек булдылар һәм Мәскәүдә нәшер ителгән «Ел гаиләсе. Россия – 2019» илкүләм елъязмасына кертелделәр.

Түбән Кама шәһәренә – 15 яңа автобус

Транспорт чараларын тапшыру тантанасы Татарстанның нефть эшкәртү үзәге булган Түбән Кама шәһәрендә дә дәвам итте. Бу юлы сүз җәмәгать транспорты турында барды. Рөстәм Миңнеханов шәһәргә метан ягулыгында эшләүче 15 яңа автобус ачкычларын тапшырды. «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган бу партиягә урта сыйдырышлы 10 данә LOTOS-105 автобусы һәм шәһәр яны маршрутлары өчен зур сыйдырышлы биш НефАЗ 5299-31-52 автобусы керә.

Фото: rais.tatarstan.ru

«Түбән Кама шәһәр һәм шәһәр яны маршрутлары өчен зур сыйдырышлы яңа автобуслар тапшырдык. Бу тулыландыру ярдәмендә Түбән Камада пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфаты сизелерлек яхшырыр дип ышанам», – дип язды республика Рәисе тантанадан соң үзенең телеграм-каналында.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, шәһәр өчен чыннан да истәлекле көн. Чөнки Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шәһәр 15 зур автобуска ия булды, ә моңа кадәр Түбән Камада нигездә кече сыйдырышлы транспорт кына йөргән.

«Түбән Кама кебек зур сәнәгать үзәге өчен зур сыйдырышлы автобуслар бик мөһим иде, алар шәһәр халкының тормыш сыйфатына һәм ташу уңайлылыгына турыдан-туры йогынты ясый. Хәзер шәһәр җәмәгать транспортының якынча 40 процентын нәкъ менә зур сыйдырышлы автобуслар тәшкил итә. Шулай ук без экология мәсьәләләренә дә игътибар бирүне дәвам итәбез — автобуслар метан ягулыгында эшли», — диде Радмир Беляев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России