Алабугада росгвардиячеләр танышын пычак белән үтергән хатын-кызны тоткарлаганнар
Алабугада росгвардиячеләр бәхәс вакытында танышын пычак белән үтергән 36 яшьлек җирле хатын-кызны тоткарлаган.
ТР буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, иртәнге дүртләр тирәсендә Нефтяниклар проспектында урнашкан фатир хуҗасы полициягә шалтыраткан. Ул үзенә кунакка килгән һәм аны кыйный башлаган ир-атның күкрәгенә берничә тапкыр пычак белән кадаганын сөйләгән. Конфликтның сәбәпләрен хатын-кыз аңлатудан баш тарткан.
Росгвардиячеләр фатирда канлы футболкада яшәү билгеләре булмаган ир-атны тапканнар. Килеп җиткән ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 31 яшьлек ир-атның үлемен раслаган.
Росгвардия хезмәткәрләре хатын-кызны полиция бүлегенә тапшырган. Җинаять эше кузгатылган.