Актаныш районы Якташлар җәмгыяте рәисе «Агыйдел» ансамблен Рәхмәт хаты белән бүләкләде
Казандагы Тукай исемендәге филармониядә Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Үткән юллар, үткән юллар кайтавазы...» дип аталган яңа программасын тәкъдим итте. Яңа 13нче сезон программасы үз эченә татар, башкорт, төрекмән, калмык, удмурт бию, җырларын алган иде. Концерт барышында Актаныш районының Казандагы якташлар җәмгыяте рәисе Васим Вәхитов ансамбльне Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
«Филармониянең шундый матур, мәһабәт залында үзебезнең мәдәниятең йөзек кашы булган «Агыйдел» концерт куйды. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм итү, аларга рухи яктан көч бирү йөзеннән дә күптән түгел генә актанышлылар «Чулпан» мәдәният үзәгендә дә концерт оештырганнар иде. Аннары яу кыры зонасында да батыр егетләребезгә концерт күрсәттеләр. Бүгенге концертны оештыруда да Актаныш районынының Якташлар җәмгыяте дә ярдәм итте. Күз алдына китерегез генә, коллективта 50гә якын артист һәм режиссёрлар эшли», – дип белдерде Вәсим Вахитов.
Җитәкче шулай ук рәхмәтләрен әйтте һәм уңышлар теләде.
«Хәзерге катлаулы заманда да ансамбльне бөтенесе белән тәэмин иткән Мәдәният министрлыгына ихлас рәхмәт әйтәбез. Актаныш районы хакимияте иҗат коллективына ике катлы бина – филармония эшләп бирде, аннан күп кенә артистларыбыз тораклы да булды. Алга таба да бердәмлектә эшләргә язсын. Дөнья, ил-көннәр имин булсын. Киләсе концертлар – Җиңү тамашасы булсын иде. Киләчәктә дә шундый күңелле чараларда якташлар белән очрашулар насыйп булсын», – диде Вахитов.
- Ансамбльне озак еллар ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Ялалова җитәкли. Ә сәнгать җитәкчесе һәм баш балетмейстер булып, шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Фәтхуллина хезмәт куя.