«Салават күпере» журналында чыккан әкиятләр буенча мультфильмнар төшереләчәк
«Салават күпере» журналы укучыларын маҗаралы әкиятләр, кызыклы уеннар, мультимедиа проектлар белән һәрдаим сөендереп тора. 2026 елдан редакция хезмәткәрләре нәни укучыларын өр-яңа проект – бармак театры һәм үзләре ясаган мультфильмнар белән шатландырырга уйлый.
«Журналыбызның һәр саны аерым бер темага багышланган. Темалар балалар бакчасында тәкъдим ителә торган укыту-методика комплексы белән тәңгәл килә. Шуңа күрә һәр сан өчен өр-яңа әкият языла. Ул әкияттә өйрәнелә торган тема һәрьяклап ачыла», – ди «Салават күпере» журналы баш мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова.
«Журналны таныту максатыннан, без еш кына балалар бакчасына барабыз, тәрбиячеләр белән очрашулар оештырабыз. Тәрбиячеләргә «Салават күпере» журналы, үзебезнең проектлар турында сөйлибез, аларга кирәкле шөгыльләр, уеннар хакында фикер алышабыз. Шундый очрашуларның берсендә тәрбиячеләр бармак театры кирәклеге турында әйтте, шуннан без бу идеяне тормышка ашырырга булдык», – ди баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева.
Гыйнвар саныннан журналда дөнья күргән һәр әкияткә бармак театры да тәкъдим ителәчәк. Ул курчакларны кисеп, бармакларга киеп уйнап булачак.
Редакциянең иң зур яңалыгы – әкият буенча төшереләчәк мультфильмнар. Беренче мультфильм инде әзер. Ул Гөлнара Хәйдәрованың гыйнвар санында дөнья күрәчәк «Батырлык мөгезләре» әкияте буенча төшерелгән. Мультфильмның рәссамы – журналның баш рәссамы Әлфия Йосыпова, нейрорежиссёры – Мария Улыбина. Персонажларны «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары хезмәткәрләре үзләре тавышландырган.
«Киләчәктә бу эшкә «Салаватик» балалар студиясендә шөгыльләнүче нәниләрне тартырга уйлыйбыз. Бу алар өчен менә дигән тәҗрибә булачак», – ди «Салаватик» проекты җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.