Юлай Низаев : «Татар-информ» белән «Интертат»та фәнни казанышлар темасына игътибар зур
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә республикада фәнни-технологик үсеш чараларын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында «Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» журналисты Юлай Низаев та бар. Ул 2нче урынны яулады, Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов кулыннан бүләк алды.
«Безнең «Татар-информ» белән «Интертат»та фәнни казанышлар темасына игътибар зур. Фәнни казанышлар һәм яңалыклар темаларына кагылышлы яңалыклар басыла, еш кына дәрәҗәле галимнәр белән көнүзәк әңгәмәләр корыла. Әлеге мәртәбәле бәйгедә җиңүгә ирешү моны янә бер кат раслады. Фәнни һәм технологик үсешне киңкырлы һәм кызыклы итеп язарга, халыкның игътибарын җәлеп итәрлек материаллар әзерләргә тырышабыз. «Фән һәм мәгариф», «Татар дөньясы», «Тарих» һәм башка бихисап рубрикаларыбызда даими рәвештә Татарстанның Фәннәр академиясенә багышланган язмалар чыгып килә», – диде РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Юлай Низаев.
Конкурсны ТР Фәннәр Академиясе һәм «Татмедиа» агентлыгы оештырган иде. Быел җиңүчеләр «Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше», «Бөек Ватан сугышында катнашучы галимнәр» һәм «Габдулла Тукай иҗаты» номинацияләрендә билгеләнде.
- Әлеге вакытта – Татарстанда Фән һәм технологияләр унъеллыгы бара.