Авиация тармагы ветеранына «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды
Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, авиация сәнгате ветераны Федор Гарбуз Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Мактаулы бүләкне аңа бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Федор Константинович 1929 елда туган. Казан авиация институтын тәмамлагач, ул шунда ук авиация заводына эшкә килә. Беренче көннәрдән үк ул җитештерүне камилләштерергә тырышып, үзенең тырышлыгы белән аерылып тора. Хезмәт юлын салкын штамплау бүлегендә башлый, ә бу – бик катлаулы җитештерү өлкәсе. Ул барлык проблемалы мәсьәләләрне уңышлы хәл итә, бюро башлыгы булып эшли», – дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына Казан авиация заводы ветераннар советы рәисе Оксана Василюк.
Федор Константинович Казанга укырга Приморье краеннан килгән. Гомумән алганда, ул заводта 39 ел хезмәт куйган. Хәзерге вакытта оныгы, аның хатыны һәм оныкчыгы белән бергә яши.
- Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың күренекле кешеләренә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. 54 кеше – табиблар, мөгаллимнәр, артистлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, төзүчеләр, юристлар, икътисадчылар, галимнәр, терлекчеләр, машина төзүчеләр һәм механизаторлар югары дәүләт бүләкләренә лаек булды.