Владимир Путин 2026 елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итте
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2026 елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итте. Бу хакта ул икътисад өчен кадрлар әзерләүгә багышланган Россия Федерациясе Дәүләт советы утырышында хәбәр итте.
«Безнең илдә 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Тиешле указга кул куйдым», – диде Путин.
Искәртеп үтик: 2025 ел Ватанны саклаучыларга һәм 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.