Синоптик: Атна ахырына Татарстанда җылытачак
Атна ахырына кадәр Татарстанда һава торышының җылынуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
«Казанда кичке якка һава температурасы 6 градуска кадәр, ә Чаллыда 8–10 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. Мондый тотрыклы һава торышы республикада Яңа елга кадәр сакланачак: 4 градустан 10 градуска кадәр суык булачак. Җомга һәм шимбә көннәрендә кар явуы ихтимал», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Шувалов сүзләренчә, Яңа ел төнендә термометр баганалары 10 градус тирәсе суык күрсәтәчәк һәм кар явачак.
«Мондый һава торышы – чын Яңа ел бүләге. Табигать бу бүләкне озак яшереп тотты һәм бәйрәм көннәрендәге менә шундый искиткеч һава торышы белән соңгы көннәрдәге суыклар өчен халыкның күңелен күрергә булды», – дип йомгаклады сүзен синоптик.