Рәгаиб кичәсе - 2025: ул мөселманнарга ни өчен кадерле һәм аны ничек үткәрергә
Бүген мөселманнар Рәгаиб кичәсен каршылый. Бу кичә нәрсәсе белән әһәмияткә ия, мөселманнарга аны ничек үткәрергә һәм нәрсәдән тыелып торырга. Ислам дин белгече Фәрит Сәлмән «Татар-информ» агентлыгына шул хакта сөйләде.
Рәгаиб кичәсенең әһәмияте һәм күркәм сыйфатлары
Рәгаиб кичәсе Рәҗәп аеның беренче атнасының пәнҗешәмбедән җомгага каршы төнендә билгеләп үтелә. 2025 елда Рәгаиб кичәсе 26 декабрьгә каршы төнгә туры килә. Ул пәнҗешәмбе көнне кояш баегач ук башлана һәм җомга көнне иртәнге намаз вакыты җиткәнче дәвам итә. Рәгаиб кичәсе Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең әти-әнисе нәкъ менә шушы чорда өйләнешеп, әнисенең йөккә узуы белән истәлекле. Әмма мөселманнар аны Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең пәйгамбәрлек миссиясе башланганнан соң берничә йөз ел узгач кына билгеләп үтә башлый. Рәгаиб кичәсен бәйрәм итү турында беренче тапкыр XI гасырда искә алына.
Рәгаиб кичәсенең атамасы гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә «теләкләр» дигәнне аңлата, шуңа күрә бу кичәне дә теләкләрнең чынга ашу вакыты дип атыйлар, чөнки анда мөэминнең Аллаһ ризалыгын алу мөмкинлеге бар.
Ислам теологы һәм дин белгече Фәрит Сәлмән билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Рәгаиб кичәсеннән соң бәйрәм көннәре һәм төннәре чиратлашып килә.
«Бу кичә мөселманнар тормышында шактый зур әһәмияткә ия, чөнки ул Рәҗәп аена туры килә, ә ул айда кеше изге Рамазан аена әзерләнә башлый. Әлеге айда ураза тоту хуплана. Хәтта физиология, сәламәтлек күзлегеннән караганда да дин тотучыга уразага алдан әзерләнергә кирәк, нәкъ менә шуңа күрә дә Рәҗәп аен Рамазанга әзерлекнең башы дип атарга мөмкин», – диде Сәлмән.
Фәрит Сәлмән билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Рәгаиб кичәсеннән соң бәйрәм көннәре һәм төннәре чиратлашып килә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Рәгаиб кичәсенең йолалары һәм рухи традицияләре
Рәҗәп – ислам календаре буенча иң изге айларның берсе. Бу чор элек-электән тыйнаклык, тәүбә итү һәм дошманлыктан баш тарту вакыты дип саналган. Рәҗәп Аллаһы Тәгалә сугыш һәм низагларны тыйган айлар рәтенә керә. Димәк, Рәгаиб кичәсендә дә ызгыш-талаш һәм дошманлыктан тыелырга кирәк.
Рәгаиб кичәсе Рамазан аенда ураза алдыннан эчке чистарыну этапларының берсе буларак кабул ителә. Бу кичәдә мөселманнарга аеруча ихласлык күрсәтү, гөнаһлардан тыелу, изге гамәлләр кылу хәерле.
Шулай ук сәдака бирү, туганнарга кунакка бару, якыннарга ярдәм итү һәм мәрхүмнәрне искә алу гадәте дә бар. Балаларга зур игътибар бирелә: ата-аналар аларга догалар, Коръән укырга өйрәтә һәм ислам нигезләре турында сөйли.
Рәҗәп - ислам календаре буенча иң изге айларның берсе. Бу чор элек-электән тыйнаклык, тәүбә итү һәм дошманлыктан баш тарту вакыты дип саналган.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Мөселманнарга Рәгаиб кичәсен ничек үткәрергә
Рәгаиб кичәсе рәсми рәвештә дини бәйрәм булып саналмаганлыктан, аны үткәрү буенча катгый күрсәтмәләр юк. Шуңа да карамастан, практикада күп кенә дин белгечләре тарафыннан хупланган билгеле бер традицияләр барлыкка килгән.
Пәнҗешәмбе дәвамында ураза тоту (кояш баеганчы ашау-эчүдән тыелып тору) хәерле дип санала. Бу пәнҗешәмбе көннәрендә уразаның Пәйгамбәр сөннәтенә бәйләнеше булуы белән аңлатыла, димәк, ул зур бүләк алып килә.
Ахшам намазыннан соң ястү намазына кадәр кайбер дин тотучылар 12 рәкәгатьтән торган «Рәгаиб намазы» дип аталган махсус намаз укый. Һәр рәкәгатьтә «Әл-Кадер» сүрәсен – өч, «Әл-Ихлас» сүрәсен унике тапкыр укырга киңәш ителә.
Моннан тыш, бу кичәдә дога ярдәмендә Аллаһка ялварырга кирәк. Хәдистә болай диелә: «биш төннең берсендә укылган дога кире кагылмаячак: бу – Рәгаиб кичәсе, Шәгъбан аеның унбишенче төне, җомга төне, шулай ук Корбан бәйрәме яки Ураза бәйрәме алдыннан килгән төн».
Шулай ук Изге Коръән укырга, кылган гөнаһларың өчен гафу үтенергә, зикер әйтергә һәм өстәмә намазлар укырга киңәш ителә. Аллаһның илчесе салләллаһү галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Рәҗәп аеның беренче җомга төнен гамьсезлектә үткәрмәгез. Бу кичәне фәрештәләр Рәгаиб дип атады».
Фәрит Сәлмән искәрткәнчә, Рәгаиб кичәсендә, Рәҗәп ае дәвамындагы кебек үк, дин тотучылар изге гамәлләр кылырга тиеш.
«Рәҗәп кеше изге гамәлләр кыла башлаган ай санала. Бу ятимнәргә, тол хатыннарга ярдәм итүдә чагыла. Бу - кешенең диненә, милләтенә һәм социаль чыгышына карамастан өйдәгеләргә дә, чит кешеләргә дә хәйрия ярдәме күрсәтү, изге гамәлләр кылу ае», - дип өстәде хәзрәт.
Бу кичәдә Изге Коръән укырга, кылган гөнаһларың өчен гафу үтенергә, зикер әйтергә һәм өстәмә намазлар укырга киңәш ителә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Рәгаиб кичәсендә нәрсә эшләргә ярамый
Мөселманнарга Рәгаиб кичәсенә сак карарга һәм бу кичәдә яхшылык кылырга тырышырга, гөнаһлардан тыелырга кирәк.
Шул сәбәпле әлеге кичәдә түбәндәгеләрдән баш тартырга киңәш ителә:
- тыелган ризык куллану;
Бу очракта дуңгыз ите генә түгел, ә гомумән хәләл булмаган ризык (хәтта ул тавык яки сыер ите булса да) куллану турында сүз бара.
- низаглар һәм ызгыш-талашлар;
Дин тотучыларга теләсә нинди низагтан качарга, ә инде ул булган икән, татулашу ягына бер адым атларга кирәк.
- исерткеч эчемлекләр куллану;
Бу кичәдә, башка вакыттагы кебек үк, мөселманнарга спиртлы эчемлекләр куллану катгый тыела.
- бозык эшләр;
Шулай ук теләсә нинди гөнаһтан тыелырга һәм бу кичәне тулысынча изге гамәлләргә багышларга кирәк.
- ялган, алдау һәм биргән вәгъдәдә тормау.
Бу кичәдә, һәрвакыттагыча, гайбәт сатарга, ялган сөйләргә, шулай ук кешене алдарга ярамый. Моннан тыш, әгәр кеше вәгъдә биргән икән, ул сүзендә торырга тиеш.
Бу кичә рухи берләшү чоры булып санала, шуңа күрә мөселманнар, үз иманын һәм Аллаһы Тәгалә белән бәйләнешләрен ныгытып, аны үзләре һәм тирә-юньдәгеләр белән тынычлыкта үткәрергә тырыша.
«Татар-информ»