Автомобиль җитештерүчеләр өчен утильләштерү җыемын түләү срокларын күчерү тәкъдим ителә
Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы автомобиль техникасын һәм прицеплар җитештерүчеләр өчен утильләштерү җыемын түләү вакытын кичектерүне күз алдында тоткан проект әзерләгән.
Министрлыкта хәбәр итүләренчә, 2025 елның дүртенче кварталы, шулай ук 2026 елның беренче-өченче кварталлары өчен түләүләрне 2026 елның декабренә күчерергә тәкъдим ителә.
Ведомствода аңлатуларынча, мондый ярдәм механизмы 2016 елдан бирле кулланыла һәм тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән.