Эпидемиолог гриппның ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк булган билгеләрен атады
Гриппның авыр симптомнары барлыкка килгән очракта ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.
Табиб медицина хезмәткәрләрен кичекмәстән чакырырга кирәк булган билгеләрне атады:
- тән температурасы 40 градустан югары булу;
- аң буталу;
- сөйләм бозылу;
- көзән җыеру;
- хәрәкәтләр координациясе бозылу;
- тиредә кызыл таплар барлыкка килү;
- көчле баш авырту;
- буылу (сулыш җитмәү).
«Калган очракларда без фильтр-кабинетларга мөрәҗәгать итәргә яисә педиатр табибны өйгә чакырырга киңәш итәбез», — диде Лопушов.