Әлфия Йосыпова: Барлык төрки милләтләр өчен уртак бәйрәм булу бик әһәмиятле
«Барлык төрки милләтләр өчен уртак бәйрәм булу бик әһәмиятле, чөнки ул төрки телләренең әһәмиятен искә төшерү, аларны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру кирәклеген күрсәтә. Мондый бәйрәм игълан ителгән икән, димәк, бу бәйрәмнең кирәклеге һәм әһәмиятлелеге көн тәртибенә баскан. Быел зур масштабта үткәрелмәсә дә, киләчәктә, зур баскычка күтәрелеп, бөтен ил буенча үткәрелер, дип уйлыйм.
Татар теле укытучысы һәм университетта белем бирүче профессор буларак, үзебезнең студентлар хакында әйтер идем. Бездә, әлбәттә, туган телебез – татар теле һәм башка төрки телләр белән кызыксыну зур. Студентларыбыз татар телен фән буларак, белгечлек алу өчен өйрәнәләр (Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе турында сүз бара. – иск.). Шулай ук төрек, үзбәк телләрен дә үзләштерәләр. Моннан тыш, төрле төрки телләр белән бәйле фәнни эшләр әзерлиләр. Мәсәлән, башкорт, казах, якут телләре һәм башка төрки телләр белән бәйле диссертацияләр язалар, – диде ул.
Әлеге бәйрәм уңаеннан төрле милләт вәкилләре арасында сораштыруны «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова уздырды.
- Төрки телләр көненә сораштыру: «Тукайны сүзлексез аңлыйбыз икән, димәк, без – гаилә»