Менделеевск хәрбие «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде
Эшлекле дүшәмбедә Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров гвардия өлкән лейтенанты, инженер-сапер батальонының инженер-юл ротасы командиры Руслан Минхаҗевка бирелгән югары дәүләт бүләге турында сөйләде.
Бүләкне хәрбигә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы кысаларында тапшырды.
«Гадәттәгечә, Яңа ел алдыннан Казан Кремлендә аеруча зур уңышларга ирешкән татарстанлыларны хөрмәтлибез. Сезгә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләкләрен тапшырырга шатмын», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Руслан Минһаҗев югары бүләккә профессиональлеге, батырлыгы һәм бурычына тугрылыгы өчен лаек булды.
«Руслан Минхаҗевны котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телибез», - диде Роберт Искәндәров.
Фото: ТР Менделеевск районы матбугат хезмәте.