2026 елдан Татарстанда укытучыларга торак сертификатлары бирелә башлаячак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстанда «Педагогка торак сертификаты» гранты булдырылды. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карары ТР хокукый актлары сайтында урнаштырылган.
Грант күләме 1 миллион сум тәшкил итә. Ул ел саен 50 яшькә кадәрге һәм кимендә 3 ел эш тәҗрибәсе булган 300 укытучыга яки тәрбиячегә биреләчәк. Моннан тыш, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ статусына ия булу һәм грант бирелгәннән соң 5 ел Татарстан мәгариф учреждениеләрендә эшләү мәҗбүри.
Грант алучыларны чират тәртибендә кирәкле таләпләргә туры килүчеләр арасыннан сайлап алачаклар. Карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.