Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан – Васильево маршрутында «Тылсымлы экспресс» йөриячәк
Яңа ел бәйрәмнәрендә Горький тимер юлында тематик шәһәр яны поездлары оештырылачак. Татарстанда Казан – Васильево – Казан маршруты буйлап «Тылсымлы экспресс»йөриячәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.
«Түбән Новгород – Семенов, Киров – Бумкомбинат һәм Казан – Васильево маршрутларында «Тылсымлы экспресс» йөриячәк», – диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, Түбән Новгородтан Арзамаска «Раштуа поезды» йөриячәк. Ретропоезд пассажирларын театральләштерелгән тамашалар, әкият геройлары белән очрашулар, мастер-класслар, уеннар һәм Арзамас тарихы турында белем бирү программасы көтә.
Түбән Новгород өлкәсендә шулай ук «Простоквашинога» шәһәр яны туристик электропоезды йөриячәк.
Владимир – Гусь-Хрустальный маршрутында да Яңа ел ретропоезды оештырылачак.