Мөхәммәтшин күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балаларның Яңа ел теләкләрен чынга ашырды
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда яшәүче Вафиннар гаиләсендә тәрбияләнүче балаларның Яңа ел теләкләрен чынга ашырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ун яшьлек Самина велосипед турында хыялланган, ә җиде яшьлек Сабина биергә ярата – ул бүләккә бию келәме сораган.
Дәүләт Советы Рәисе кызларның ике яшьлек энеләре Ранельгә дә татлы бүләк тапшырды.
Балалар үзләренең теләкләрен «Теләкләр чыршысы» сайтында бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында язган. Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысыннан аларның теләкләре язылган открыткаларны алган.
«Яңа ел белән! Бәхетле булыгыз», - дип котлады балаларны парламент җитәкчесе.
«Рәхмәт! Алар бу бүләкләр турында күптән хыяллана иде», - диде балаларның әнисе Ләйсән.
«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе 2018 елдан бирле бөтен Россия буйлап гамәлгә ашырыла.