Гыйнвар уртасында Казанда чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының VI этабы уздырыла
15–18 гыйнварда «Тынычлык» чаңгы-биатлон комплексында чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының VI этабы уздырыла. Спорт чарасында илнең төрле почмакларыннан 230 дан артык спортчы, шулай ук Белоруссия Республикасы кунаклары катнашачак. Ярышлар программасына чаңгыда шуу буенча ирекле стильдәге ярышлар, классик стиль белән спринт, шулай ук скиатлон төрләре кертелгән.
Казанга Россиянең 32 төбәгеннән 230 дан артык чаңгычы киләчәк. Медальләр өчен Олимпия чемпионнары Александр Большунов, Алексей Червоткин, Денис Спицов, Юлия Ступак, Вероника Степанова һәм Татьяна Сорина, шулай ук Олимпия уеннары призерлары Александр Терентьев һәм Иван Якимушкин көрәшәчәк. Старт протоколларында яшь лидерларны – юниорлар буенча дөнья чемпионатларында җиңүчеләрне һәм призерларны, шул исәптән Татарстан вәкилләре Лидия Горбунованы, Анастасия Фалееваны, Иван Горбуновны, Сергей Ардашевны һәм Денис Филимоновны күрергә була.
Ярышлар программасы нигезендә спортчылар ирекле ысул белән 10 һәм 15 километр арага узышу, классик ысул белән спринт һәм скиатлон төрләре буенча 20 километрга (10+10 километрга) узышу буенча көч сынашачак. Ярышлар дүрт көн бара һәм Россия Кубогының гомуми зачеты өчен көрәшнең мөһим этабы булып тора, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Тамашачылар өчен спорт программасы белән беррәттән, күңел ачу чаралары да әзерләнә: комплекс территориясендә җәмәгать туклануы нокталары эшләячәк, бәйгеләр һәм призлар уйнату күздә тотыла.
Ярышларны бушлай карап була, диелә хәбәрдә.