Олег Фазылҗанов: Татарда кино да, спектакль куярлык та әйбер бар - ача белергә генә кирәк
Минем Мөһәммәт Мәһдиев белән Казан театр училищесында укыганда очрашканым булды, укытучыбыз Асия Хәйруллина очраштырды безне. Ә инде кинодагы ролемә килгәндә, миңа башта башка роль каралган иде, ләкин мин кастингка килеп керүгә, Гәүһәр ханым: «Заһри керде», – диде. Шуннан соң Саша да уйланып калды. Минем тискәре образлар уйнау тәҗрибәсе бар иде инде – «Өч аяклы ат» фильмында кабахәт кешене уйнаган идем. Шуннан соң бервакыт, бер авыл урамында концерт алып барганда, бер өлкән яшьтәге апа таяк белән китереп бәреп: «Сез, кабахәтләр, безнең әти-әниләрне кулак итеп озаттыгыз», – дип сүккәч, авыр да булып китте.
Бу рольдән соң тагын таяк белән бәрүче булырмы, дип көтсәм дә, Аллаһның биргәненә шөкер, алай итмәделәр. «Син әшәке дә кебек, әмма сине жәлләдек тә», – диделәр. Ничектер, халык күңеленә керә алганбыз. Безнең эш барышында режиссер белән килешмәгән чаклар булса да, хәзер мин аңа рәхмәтлемен, чөнки режиссер ерактан күрә. Дөньяга тугач, кешенең бәхетле яшисе килә, тормыш шулай әшәкелеккә этәрә, ул вакытларда – бигрәк тә: әйбәт буласы урынга әшәке булып йөрергә туры килә. Мин кинода катнашуыма бик бәхетлемен – зур эш булып чыкты кинобыз. Татарда кино да, спектакль куярлык та әйбер юк, дигәнне ишетергә туры килә. Бар ул – ача белергә генә кирәк. Безнең Сашабыз шуны ачты, Аллага шөкер!»
Кичәдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.
- Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу: «Әллә киносын Тукай премиясенә тәкъдим итеп карыйкмы?»