«Татар-информ»ның ел йомгаклары: иң күп телгә алынган ммч һәм уңыш китерә торган түбәтәй
Безгә – 35 яшь
2025 елда «Татар-информ» үзенең 35 еллыгын билгеләп үтте. Бер яктан караганда, бу түгәрәк дата түгел кебек, әмма икенче яктан – электрон ММЧ (массакүләм мәгълүмат чаралары) өчен бу шактый зур ел, чөнки аларның гомере еш кына кыска була. Ә «ТИ» үз тарихының 35 елы дәвамында да актив эшләвен дәвам итә һәм һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә кайнап яши. Юбилей көннәрендә без бу традицияләр турында басманың беренче баш мөхәррире Гомәр Богдалов һәм аны алмаштырган Римма Ратникова белән сөйләштек. Икесе дә югары дәрәҗәдәге журналистлар, шул үзгәртеп кору чоры шаһитлары буларак, алар хәзерге заман журналистикасы турында да кызыклы фикерләр сөйли.
«Татар-информ»ны истәлекле дата белән Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә котлады. Ул 1990 елның июнендә КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросының «Хуҗалык исәбендәге «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын оештыру турында»гы карарына кул куйган шәхес. Сүз уңаеннан, бу Россиядә беренче мөстәкыйль төбәк мәгълүмат агентлыгы иде.
Шулай итеп, без яңа Татарстан тарихының көндәлек елъязмачысына әверелдек.
Татарстанның иң күп телгә алына торган басмасы
Соңгы дүрт елда «Медиалогия» мәгълүматлары буенча «Татар-информ»ның республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «цитируемость» рейтингында өч тапкыр беренче урынны яулавы – нәтиҗәле күренеш.
2025 елның беренче өч кварталы йомгаклары буенча да без бу рейтингта зур аерма белән алда бардык (дүртенче квартал нәтиҗәләре әле чыгарылмаган).
Моннан тыш, мәгълүмат агентлыгы LiveInternet версиясе буенча Татарстанның иң күп укыла торган басмалары өчлегенә керә. Соңгы бер елда гына tatar-inform.ru сайтына 13,3 миллион кеше кергән, 48,2 миллион карау теркәлгән. Ә мәгълүмат агентлыгының барлык ресурсларында гомумән алганда – 17 миллионга якын уникаль кулланучы һәм 75 миллионнан артык карау бар.
Социаль челтәрләрдәге рус телле каналларыбызга язылучылар саны 783 меңгә, татар теллеләрендә 725 меңгә җитте (барлыгы – 1,5 миллионнан артык).
Яңалыклар – мәгълүмат агентлыгының төп эшчәнлеге, әмма форматлар берләшкән заманда «Татар-информ», Татарстанның ике дәүләт телендәге яңалыклар сайтларыннан тыш, махсус эчтәлекле берничә проектны үстерә: «Миллиард.Татар», «Атна акцентлары» («Акценты недели»), «Фактлар буенча ташлама» («Вброс по фактам»), «Бизәксез спорт» («Спорт без прикрас», «Татарстан-24» телеканалы белән берлектә), «Кофе с батюшкой» һәм «Хәзрәт белән чәй», социаль челтәрләрдәге каналлар. Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында беренчеләрдән булып без MAX илкүләм мессенджерында үз каналларыбызны («Татар-информ. Главное» һәм «Происшествия Татарстан») эшләтеп җибәрдек.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
2025 елда «Татар-информ» вакыйгаларны оператив рәвештә яктыртып бару өчен видео бүлеге булдырды. Видеороликлар сайтта да, социаль челтәрләрдә һәм «Татар-информ»ның видеохостинглардагы каналларында да урнаштырыла. Видеохәбәрчеләребезнең берсе – Рамилә Мөхәммәтшина «Эфирда игелек» («Добро в эфире») республика ММЧ конкурсында «ТР иреклеләр җәмгыяте эшчәнлеге турында иң яхшы видеоролик» номинациясендә җиңүче булды.
Ниһаять, ноябрь аенда тагын бер видеопроектыбыз – «Тәлинкәдәге гореф-гадәтләр» («Традиции на тарелке») старт алды, анда төрле милләт ризыкларын пешерү процессы үзенчәлекле итеп күрсәтелә. Проектны Баку пәхләвәсе ачып җибәрде.
Фото: kremlin.ru
«Уңыш китерә торган түбәтәй»
Өченче ел рәттән Россия Президентының йомгаклау матбугат конференциясе белән берләштерелгән «Туры элемтә»сендә «Татар-информ»нан сорау яңгырады. Һәм аны тагын «Татар-информ»ның баш мөхәррир урынбасары Артур Хәлилуллов бирде. Ул студиягә «уңыш китерә торган» түбәтәен киеп килгән иде. Бу образ шулкадәр танылды ки, Владимир Путин, күз йөртеп чыккач: «Әйдәгез Казанны!» – дип тәкъдим итте һәм журналистны татарча «Исәнмесез» дип сәламләде.
Журналистыбыз Россиянең Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрендә нинди басымнар ясалырга тиешлеге һәм Татарстанның милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр моделен бөтен дөнья, шул исәптән ислам илләре өчен дә үрнәк дип атап булу-булмавы турында сорады. Россия лидерының шактый киң җавабыннан безнең өчен иң мөһиме шул булды: «Татарстан үрнәге, һичшиксез, бик уңай. Мөселман халкы күпләп яши торган илләрдәге хезмәттәшләрем моңа игътибар итә һәм Татарстан күрсәткән төрле милләт, төрле дин кешеләренең үзара килешеп яшәү тәҗрибәсенә уңай карый», – диде ул.
Путин Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасындагы (ИХО) күзәтүче статусын искә алды һәм моның башлап йөрүчесе үзе булуын әйтте, шулай ук Болгар ислам академиясе, KazanForum турында сөйләде һәм аларга алга таба да ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Барысы да Президентның безнең республикадагы вазгыятьне яхшы белүенә тагын бер кат инанды. «Туры элемтә»нең бу өлеше, «Татар-информ» Путинга сораулар биргән алдагы еллардагы кебек үк, Татарстанда канатлы гыйбарәләргә таралды.
Фото: rais.tatarstan.ru
Ватанны саклаучылар елы, Татарстан Рәисен сайлау, халыкара форумнарны яктырту
2025 ел Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы кораллы конфликтлар ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар билгесе астында узды. Илебезнең барлык батыр сугышчыларын Россия Президенты указы белән гыйнвар аенда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы берләштерде. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов та ТР Дәүләт Советына Юлламасында 2025 елны Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан иткән иде.
«Татар-информ» ел дәвамында махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре тормышының төрле яклары, шулай ук нацист Германиясе һәм аның союздашлары белән сугышта Җиңү авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән кешеләр турында күп язды.
Татарстан өчен төп эчке сәяси вакыйга – 2025 елның 14 сентябрендә узган Республика Рәисен сайлау булды. Анда интрига булмаса да – татарстанлыларның гамәлдәге Рәискә тулысынча ышануы ачык күренсә дә, сайлана торган хакимиятнең максималь легитимлыгын тәэмин итү өчен, тавыш бирү көнендә халыкның актив тавыш бирү дәрәҗәсен күрсәтү мөһим иде.
«Татар-информ» ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм экспертлар җәмгыяте белән берлектә сайлау алды процессын да, тавыш бирү көнен дә бөтен республика буенча яктырту өстендә актив эшләде. Сайлау участокларына исемлектәге сайлаучыларның дүрттән өч өлешеннән артыгы (75,8 проценты) килүендә безнең дә өлешебез бардыр дип ышанасы килә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Хәбәрчеләребез Татарстан үз башкаласында гадәттәгечә үткәрә торган халыкара форумнарда көннәр буе, ә кайчак төннәр буе эшләде. Икътисади KazanForumның да, «РОСТКи» Россия-Кытай форумының да абруе һәм танылуы тайпылышсыз үсә. Мәсәлән, быел аларның беренчесендә дөньяның 96 иленнән 8,4 мең кеше катнашты (2024 ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк). Алар арасында Малайзия премьер-министры һәм Төрекмән халык илкүләм лидеры, чит илләрнең 6 вице-премьеры, 14 министры, Россия хакимиятеннән 3 вице-премьер, 3 министр һәм 11 төбәк башлыгы бар иде. Әлбәттә, мондый вакыйга җентекләп яктыртуны таләп итте, һәм безнең журналистлар бригадасы аны баштан азакка кадәр югары дәрәҗәдә эшләп чыкты.
Бары өченче тапкыр гына үткәрелүенә карамастан, «төрле юнәлешләрдә Кытай белән уртак эшне көчәйтү өчен уникаль мәйданчык»ка әверелеп өлгергән (Рөстәм Миңнеханов бәясе) «РОСТКи» форумы һәм беренче тапкыр узган «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумы да шулай ук игътибар үзәгендә булды.
«12нче кат» проектында 24 кунак булды
«Татар-информ»ның «12нче кат» («12 этаж») проектында быел да, һәрвакыттагыча, кызыклы әңгәмәдәшләр күп булды. Алар арасында яңа билгеләнгән җитәкчеләр дә бар иде – мәсәлән, мәгълүмат агентлыгы студиясенә ТР сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев (бу вазифада ул үзенең беренче интервьюсын «Татар-информ»га бирде) һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театрның баш дирижеры Андрей Аниханов килде. Шулай ук Олег Коробченко, Ирада Әюпова, Талия Миңнуллина, Федор Конюхов, Елена Вяльбе, Валерий Тишков белән булган интервьюларны да билгеләп үтәргә кирәк.
«Эксперт белән интервью» рубрикасында сез шулай ук журналистларыбыз быел аралашкан бик күп кызыклы спикерларны табарсыз: Камил Исхаков, Игорь Матвиенко, Гарретт Джонстон, Раузил Һаҗиев, Лилия Галимова, Вадим Дулат-Алеев, Илдар Минһаҗев, Салават Щербаков, Зиннәтула Биләлетдинов, Рәшит Рәхимов һәм башка бик күпләр.
Редакция журналистларының һөнәри җиңүләре һәм «Позывной «Татарин»
2025 ел мәгълүмат агентлыгы журналистларының шәхси җиңүләре белән дә истә калды. Мәсәлән, рус редакциясе хәбәрчесе Александра Давыдова Россия риелторлар гильдиясенең «Һөнәри танылу – 2025» конкурсында «Россия күчемсез милек базарының иң яхшы журналисты» номинациясендә җиңде. Ул шулай ук ТР Дәүләт торак инспекциясе үткәргән республика ММЧ конкурсының «Намуслы караш» номинациясендә Гран-при алды. Шул ук конкурста «ТКХ өлкәсе профессионалы» номинациясендәге Гран-прины «Татар-информ» рус редакциясе баш мөхәрриренең беренче урынбасары Светлана Белова яулады. Апрель аенда ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Коткару эшен пропагандалау өчен» медале белән бүләкләнгән иде.
Дмитрий Шатров «Татарстан мәгълүмат чараларында антитеррор темасына иң яхшы аналитик материал» номинациясендә, шулай ук республика мәгълүмат чаралары арасында коррупциягә каршы тору мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга багышланган «Коррупция: журналист карашы» махсус журналистлар конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Елена Фенина «Православие һәм ММЧ» конкурсының махсус бүләгенә ия булды. Дмитрий да, Елена да Дәүләт автоинспекциясе үткәргән республика конкурсының төрле номинацияләрендә беренче урыннарны алдылар, ә Кирилл Гомәров шунда ук «Ышаныч һәм куркынычсызлык» номинациясендә кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Моннан тыш, гомумән алганда, безнең җинаять яңалыклары бүлеге конкурста «темага тугрылык өчен» билгеләп үтелде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Татар редакциясе журналистлары да күп кенә һөнәри бүләкләргә лаек булды. Айнур Җамалетдинов яңа медиа фестиваленең «Санлы редактор»: «Нейро-редакция: журналистика һәм иҗатны ясалма фәһем ярдәмендә автоматлаштыру» номинациясендә Гран-при иясе булды. Ильяс Хаҗиев шул ук фестивальдә «Мәгълүмати дизайн» номинациясендә беренче урынны алды, Юлай Низаев – ТР социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча республика конкурсында һәм ТР Фәннәр академиясе үткәргән Татарстанда фәнни-технологик үсеш чараларын иң яхшы яктырту конкурсында икенче урыннарны яулады.
Май аенда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрында махсус хәрби операция сугышчысы гаиләсе турында сөйләүче, «Татар-информ» журналисты Җәмил Сәлимгәрәев пьесасы буенча куелган «Позывной «Татарин» спектакле премьерасы булды. Пьеса реаль вакыйгаларга нигезләнгән (Җәмил – махсус хәрби операция катнашучысы, быел февральдә ул Жуков медале белән бүләкләнде). Яшь хезмәттәшебез журналистика өлкәсендә дә уңышларга иреште: ТР Фәннәр академиясенең «Галимнәр – Бөек Ватан сугышы катнашучылары» номинациясендә массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсында һәм Kazan Digital Week 2025 конкурсының «Мәдәнияттә санлы технологияләр» номинациясендә беренче урыннарны яулады.
Фотохәбәрчеләребез дә сынатмады. «Татар-информ» фотохәбәрчесе Владимир Васильев «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсының «Россия төбәкләре һәм чит ил татарлары. Тарихи ватан, туган халыкның традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән элемтә» номинациясендә җиңүче булды, Рамил Гали шул ук конкурста икенче урынны яулады. Билгеләп үтик, быел конкурска Россиянең 13 төбәгеннән 400дән артык эш килгән иде.
Ә гомумән алганда, «Татар-информ» Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасында инвестиция өлкәсен яктырту буенча 2025 елның иң яхшы интернет-массакүләм мәгълүмат чарасы» дип танылды.
«Миллиард.Татар»: биш еллык үсеш
2026 елның 12 гыйнварында «Татар-информ»ның «Миллиард.Татар» проектына биш яшь тула. 2021 елның гыйнварыннан башлап «Миллиард.Татар» редакциясе онлайн-медиа гына түгел (сайтта 8 меңгә якын мәкалә чыкты), ә төрле офлайн-проектлар – күргәзмәләр, лекторий, китап клубы һ.б. аша берләшкән фикердәшләр җәмгыятенә әверелде. Команданың хыялы – татар мәдәниятенә һәм тарихына багышланган тулы бер экосистема булдыру.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Мәсәлән, ике ел элек башланган «Лекторий» проекты кысаларында Казанның төрле урыннарында атнага берничә тапкыр татарлар һәм Татарстан тарихына багышланган лекцияләр уза. Мондый очрашулар саны йөзгә якынлашып килә. Гадәти лекцияләрдән тыш, яңа продуктлар да барлыкка килә: китап сөючеләрнең язучылар белән очрашулары, күргәзмәләр, Татарстанның тарихи шәһәрлекләренә сәяхәтләр, күчмә лекцияләр, тарихчылар белән Казан буйлап җәяүле экскурсияләр... Бу очрашулар видеога төшерелә һәм төрле онлайн-мәйданчыкларда – классик социаль челтәрләрдән алып тарихи подкастларга кадәр урнаштырыла.
«Ел татарлары» рейтингы аерым уңышлы проектка әверелде. Быел Казан Кремлендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы өченче тапкыр узды. Рейтинг кысаларында 23 номинация буенча тавыш бирелде, ә тавыш бирүчеләр саны 150 меңнән артты. Кызыклы факт: икенче ел рәттән әлеге тантанага титуллы фигуралы шуучы Алинә Заһитова килде, бу исә чараның медиа киңлегендә танылуын тагын да арттырды.
«Татар-информ» редакциясе үз укучыларын Яңа – 2026 ел белән котлый! Без алга таба да сезне тикшерелгән мәгълүмат, кызыклы язмалар һәм яңа форматлар белән сөендерергә вәгъдә бирәбез. Барыбызга да сәламәтлек, тынычлык һәм, әлбәттә, 2026 елда яхшы яңалыклар телибез!