Бүген Казан урамнарын 520 машина кардан чистартачак
Бүген, 6 гыйнварда, Казан урамнарын 520 берәмлек махсус техника кардан чистартачак. Бу хакта Тышкы төзекләндерү комитетына сылтама белән Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 23,1 мең тонна кар чыгарылган. Чистарту эшләрендә 944 берәмлек техника һәм 610 юл хезмәткәре катнашкан. Барлыгы 690 тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 252,1 тонна реагент һәм 438 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Кышкы сезон башыннан бирле Казан урамнарыннан 178,8 мең тонна кар чыгарылган һәм кар эретү пунктларына китерелгән. 25,5 мең тонна реагент һәм ком-тоз катнашмасы сарыф ителгән.