Фердинанд Сәлаховның 70 яшьлек юбилей кичәсе гөрләде: Искиткеч җырчы, киң йөрәкле кеше
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында 2026 елның беренче юбилей кичәсе гөрләде. Биредә Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховка 70 яшь тулуга багышланган «70 һөнәр иясе» дип исемләнгән юбилей концерты узды.
Кичәне тере музыка белән «Мирас» инструменталь ансамбле тәэмин итте, Фердинанд Сәлахов яшь җырчылар белән дуэтлар башкарды, бик күп популяр җырлар, халык көйләре, онытылып барган җырлар яңгырады. Бәйрәм кичәсен Айзилә Батырханова һәм Татарстанның халык артисты Фәнис Кәлимуллин алып барды.
Концертны Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов, җырчы Сиринә Зәйнетдинова, Алинә Кәримова, Зәринә Хәсәншина һәм Алмаз Хөсәенов бизәде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Фердинанд абый сәхнәдә тәүге адымнарымны ясаганда янымда булды, мин аңа бик рәхмәтле. Шушы матур бинада, филармониядә беренче концертларымда кунак буларак катнашкан иде. Үзенең моңлы җырлары белән генә түгел, миңа карата ихтирамы, җылылыгы белән күңелемне күтәрде. Матур теләкләр теләп зур юлга озаткан иде. Ул – искиткеч шәхес, җырчы, киң күңелле, киң йөрәкле кеше. Сәхнәдә күреп торасыз, ул яши, алга таба да шулай булсын», – дип котлау сүзләрен җиткерде җырчы Сиринә Зәйнетдинова.
Кичә барышында Фердинанад абыйга бихисап котлаулар яңгырады. Аны якташлары, иҗатташ дуслары, җитәкчелек һәм коллегалары котлады. Беренче булып сәхнәгә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин күтәрелде. Сәламләүдән соң ул Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның котлау хатын укыды.
Фото: © Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте, Ольга Акимичева
Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, Апас районы якташлык җәмгыяте рәисе Марат Нуриев та чыгыш ясады.
«Апас районы якташлык җәмгыяте инде 30 ел ныклап эшли, Фердинанд абый – әйдәп баручы, абруйлы шәхесебез, без аны тыңлап, ул кушканны эшләп кенә йөрүчеләр. Без шуны күреп, үрнәк алып үстек. Хәзер әлеге эшебезне дәвам итәбез. Фердинанд абый – бик оста оештыручы да, ул барлык эшне җиренә җиткереп башкара, берәр хәл килеп чыкса, һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итәбез», – диде ул.
Апас муниципаль районы Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рөстәм Минһаҗиев район башлыгының котлау сүзләрен ирештерде, ул Фердинанд Сәлаховка «Апас районының мактаулы гражданины» исеме бирелүен әйтте һәм таныклык тапшырды.
Фото: © Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте, Ольга Акимичева
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе исеменнән җырчыны филармония директоры Кадим Нуруллин котлады, ул Фердинанд Сәлаховка «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылачагы турында хәбәр итте.
«2026 елда, Аллаһы теләсә, аны Казан Кремлендә Рәисебездән «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены – Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге көтеп ята һәм филармониядән – саллы премия! Фердинанд абый, исән-сау, озын гомерле булыгыз!», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов исә котлавында яшьлек елларын искә алды.
«Фердинанд энекәш! Без танышканда, Фердинандка 11, миңа 12 яшь иде. Без кечкенәдән иҗатта булдык, бергә җырлар яздыра идек. Шул көннән нинди генә авырлыклар очраса да, ни генә булса да, барлык килгән сынауларны җиңеп, ул бүген сезнең каршыгызда басып тора. Аллаһы Тәгалә бит сынап кына тора, төрле чаклар булды, Фердинанд һәрвакыт үзе булып кала белде, алга таба да шулай булсын», – дип теләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Концерт Фердинанд Сәлахов башкаруында «Яшисе дә әле яшисе» җыры белән тәмамланды. Концерт ахырында Фердинанд Сәлахов барлык тамашачыларга рәхмәт белдерде.
«Чиксез зур рәхмәт. Сезнең һәрберегез – минем йөрәгемдә. Хушыгыз, диясе килми, очрашыйк, дим. Булганыгыз өчен рәхмәт, без – тамашачы булганда гына бәхетле! Тамашачының бәхете булганда, тамашачы елмайганда. Сез – безгә иҗатта, сәхнәдә, гомумән Җир йөзендә яшәргә ярдәм итә торган һәм шифа булган затлар. Һәрвакыт бергә булыйк», – диде ул.