Казанда ир кеше һәм аның ике улы сөрем газы белән агуланган
Казанда ир кеше һәм аның ике баласы газ белән агулана. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Гаилә Революцион урамындагы йортта яши. Үзләрен начар хис иткәнче беркадәр вакыт алдан алар газ колонкасы һәм плитә белән файдаланганнар, тәрәзәләр ябык булган. Табибларны чакырганнан соң зыян күрүчеләрне хастаханәгә китергәннәр.
Татарстанның торак инспекциясе шуны искәртә: әгәр фатирда газ колонкасы яки плитә булса,тәрәзәне ачып, һәрвакыт саф һава агымын тәэмин итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.