Татарстанда Салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан белешмә алу тәртибе үзгәрә
Татарстанда 15 гыйнвардан Салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан белешмәләр бирүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Биредә Россия Федераль салым хезмәтенең 2025 елның 13 ноябрендәге боерыгы турында сүз бара. Документ Россия Юстиция министрлыгында 15 декабрьдә теркәлгән.
Яңа тәртип реестрдан оешмалар өчен дә, физик затлар өчен дә белешмәләр алуны сорап мөрәҗәгать итү процедурасын җайга сала. Үзең турындагы һәм өченче затлар хакындагы мәгълүматны сорарга мөмкин.
Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсендә искәртүләренчә, Салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрында булган белешмәләр составы Россия Финанс министрлыгының 2017 елның 22 июнендәге 99н номерлы боерыгы белән билгеләнгән.
Салым хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, яңа документ белешмәләр бирү алымын унификацияләргә һәм салым түләүчеләрнең салым органнары белән үзара бәйләнешен гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.