2025 елда Татарстан федераль бюджеттан 96,1 млрд сум алган
2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы бюджеты федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан 96,1 миллиард сумлык бюджетара трансфертлар белән тулыланды. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу суммага 303,7 миллион сум күләмендә дотацияләр, субсидияләр – 83,4 миллиард сум, субвенцияләр – 7,1 миллиард сум, башка бюджетара трансфертлар – 5,0 миллиард сум һәм федераль фондлардан керемнәр – 305,7 миллион сум кергән.
Федераль акчалар республика бюджетының тиешле чыгым маддәләрен финанслау өчен файдаланыла.