Казанда Чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының VI этабы башланды
ТР башкаласында «Тынычлык» чаңгы-биатлон комплексы базасында Чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының VI этабы старт алды.
Беренче старт алдыннан кунакларга һәм катнашучыларга Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе мөрәҗәгать итте.
«Казанда кар күп һәм кышкы һава бик матур. Татарстан җитәкчелегенә ярышларыбызга рухлы һәм дулкынландыргыч мөнәсәбәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт», – диде Вяльбе.
Ярышта Россия Федерациясенең 32 субъектыннан һәм Беларусь Республикасыннан 230 дан артык спортчы катнашачак, алар арасында титуллы чаңгычылар бар: Александр Большунов, Алексей Червоткин, Денис Спицов, Юлия Ступак, Вероника Степанова, Татьяна Сорина.
Моннан тыш, тамашачылар өчен күңел ачу программасы, конкурслар һәм кыйммәтле бүләкләр уйнату оештырылган.
Россия Кубогының VI этабы 15-18 гыйнвар көннәрендә уза. Ярышларга керү ирекле.