Нәҗип Җиһановның 115 еллыгы: Сәнгатьне дөнья биеклегенә күтәргән кабатланмас шәхес
Юбилей көне иртәнге сәгатьләрдә Арча зиратында композиторның каберенә, шулай ук ул 17 ел яшәгән Кече Кызыл урамындагы 14нче йортның истәлек тактасына чәчәкләр салудан башланып, Татарстан Милли музеенда «Билгесез дөнья ачкандай булдым» дип исемләнгән күргәзмәнең рәсми ачылышы белән дәвам итте.
Ирада Әюпова: «Мактаулы бүләкләр җитәрлек булса да, беренче чиратта бу – халык мәхәббәте»
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Нәҗип Җиһановның татар дөньясы өчен зур тарихи байлык булуын аерым билгеләп үтте.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Беләсезме, 2026 ел – безнең өчен искиткеч ел, юбилейлар да, истәлекле даталар да бик күп. Бүген иртән иҗади берлек җитәкчеләре белән очраштык. Анда һәр халыкның иксез-чиксез байлыклар саклаучы булуы турында сөйләштек. Кемгәдер алтын-бриллиантлар эләгә, ә безнең иң зур байлыгыбыз нефть кенә түгел, ул, беренче чиратта, бай иҗади мирасыбыз.
Нәҗип Гаязович Җиһанов – кабатланмас шәхес. Ул 28 яшендә Татарстан Композиторлар берлеген җитәкли башлый. Бик яшьли опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе була. 35–36 яшьләрдә Казан консерваториясен оештыра һәм аның ректоры итеп билгеләнә. Ягъни, бүгенге кануннар буенча карасак, ул – яп-яшь кеше булган.
Әгәр без әлеге талантлы шәхесләрнең – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалованың язмышларына күз салсак, аларның юлы беркайчан да җиңел булмавын күрербез. Аларның юлына гөлчәчәкләр сибелеп тормаган. Һәрберсе төрле авырлыкларны җиңеп, алга барырга мәҗбүр булган. Язмыш сынауларын, тормыш авырлыкларын җиңә-җиңә, һәркайсы зур сынаулардан торган биеклекләргә күтәрелгән. Гәрчә аларның һәрберсендә исемнәр, мактаулы бүләкләр, тамашачы мәхәббәте җитәрлек булса да, беренче чиратта бу – халык мәхәббәте.
Чөнки аларның иҗатына битараф булмаган кешеләр һәрвакыт янәшә иде. Аларны чын күңелдән яраттылар. Менә шулар – бик бәхетле кешеләр. Алар өмет йолдызы кебек иде. Аларның юлын дәвам итүчеләр өчен бу шәхесләр юл күрсәтүче йолдыз булдылар.
Аларның иҗат яктылыгы сүнмәсен иде. Бу мирас 10, 20, 100, хәтта 200 елдан соң да бездән калган буыннарга, оныкчыкларыбызга барып җитсен һәм аларга кирәк булсын. Мәдәниятебез һәм сәнгатебез алар өчен буш сүз генә булып калмасын. Халкының иң зур байлыгы — ул алтын түгел. Бу иҗат – безнең милли мирасыбыз, – диде мәдәният министры.
Дилә Хәйретдинова: «Җиһанов кебек шәхеснең яшәве һәм иҗат итүе – безнең өчен зур бәхет»
Казан дәүләт консерваториясенең музыка теориясе һәм композиция кафедрасы мөдире Дилә Хәйретдинова композиторның татар мәдәнияте өчен нинди әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте:
Фото: © Татарстан Милли музее матбугат хезмәте
Һәр елны 15 гыйнварда без бөек музыкантны, Советлар Союзының халык артисты, Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы Нәҗип Гаязович Җиһановны искә алабыз.
Аның бу дөньядагы миссиясе алдан билгеләнгән булган. Нәҗип Җиһанов үзе бер дәвер булып тора. Бу дәвер авыр, әмма шул ук вакытта иҗади һәм якты булган, чөнки нәкъ менә шул елларда яңа сәнгать туган, яңа темалар һәм образлар барлыкка килгән, яңа иҗади элита формалашкан.
Җиһановның гомере дәүләтебез тарихының иң катлаулы борылыш ноктасында – Советлар Союзы таркалыр алдыннан гына өзелде. Бу хәл Җиһановның нәкъ менә шул чорның үз гәүдәләнеше булуын тагын бер кат исбатлый. Республикабызда Нәҗип Җиһанов кебек шәхеснең яшәве һәм иҗат итүе – безнең өчен зур бәхет дип әйтә алам. Мондый кешесе булган һәр милли республикага да шундый бәхет елмаймагандыр. Ул барлык өлкәләрдә дә үзенең саллы сүзен әйтә алган шәхес иде.
Симфоник оркестр оештыру, концерт залы төзү, махсус урта музыка мәктәбен ачу, өч баскычлы белем бирү системасын камилләштерү һәм республикада музыка училищеларын төзү – монда аның зур һәм бәяләп бетергесез өлеше бар.
Әлбәттә, ул калдырган музыкаль мирас искиткеч зур. Бу мирас үзенең күләме, жанр төрлелеге һәм әсәрләрнең сыйфаты белән таң калдыра. Бүгенгә кадәр Нәҗип Җиһанов куйган югарылыкка ирешә алган башка бер композитор да юк. Язылган әсәрләр саны ягыннан да, жанрлар колачы буенча да аңа тиңнәр күренми.
Җиһанов – кабатланмас шәхес. Ул нота грамотасын 17 яшендә генә өйрәнә башласа да, балалар йортында үскән авыр балачагына карамастан, гомеренең ахырына кадәр дәүләт күләмендәге биеклекләргә иреште. Соңрак аның исемен бер планетага да бирделәр. Менә бу – бөек музыкантның чын юлы. Әлбәттә, Казан консерваториясе – Нәҗип Гаязовичның тагын бер кадерле иҗат җимеше. Ул үзенең төзелеше белән үзенчәлекле булып тора.
Бу ел Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Консерватория үзенең эшчәнлеге белән халкыбызның мәдәни үзенчәлеген чагылдыра, чөнки бу уку йорты татар музыка мәктәбен генә түгел, ә башка бик күп милли мәдәният композиторларын да тәрбияләп чыгарды.
Бурычыбыз – мирасны саклау гына түгел, аны арттыру да. Бу хәзинәне баету һәм Нәҗип Гаязовичның хыялларын тормышка ашыру төп максатыбыз булып тора, – диде кафедра мөдире.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ильяс Камал: «Безнең сәнгатьне дөнья биеклегенә күтәрде»
Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал Нәҗип Җиһанов төзегән музыкаль системаның бүген дә какшамас булуын билгеләп үтте:
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Нәҗип Җиһанов – тарихыбызга алтын хәрефләр белән язылып калган шәхес. Ул калдырган мирас турында без бик яхшы беләбез, чөнки сәнгать әһелләре бу әсәрләрне һәрвакыт сәхнәләрдә яңгыратып, башкарып киләләр. Шул ук вакытта, ул безнең өчен үзе төзеп калдырган механизмнары белән дә гаять кадерле. Чөнки үз вакытында безнең музыкаль тормышыбыз нәкъ менә шул механизмга нигезләнеп корылган иде, ул бүгенге көндә дә бернинди үзгәрешсез, туктаусыз эшләп килә.
Нәҗип Гаязович тарафыннан тудырылган музыкаль тормышыбызның бөтен бу системасы бүген дә бернинди тоткарлыксыз эшләвен дәвам итә. Чынлап та, ул – искиткеч даһи шәхес, чөнки шундый бай иҗади гомер кичерү белән бергә, ул бүгенге көндә без файдалана торган барлык музыкаль нигезләрне дә төзеп калдырырга өлгергән.
Әлбәттә, бүген ирешкән уңышларыбыз өчен без аңа бик бурычлы. Бар нәрсә бу шәхеснең дөньякүләм дәрәҗәдәге олы зат булуы турында сөйли. Ул безнең сәнгатьне дөнья биеклегенә күтәрде. Милли сәнгатебездә чынлап та аңа тиңнәр юк.
Аның рухы шаттыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә без аны зур хөрмәт белән искә алабыз, иҗатын киң җәмәгатьчелеккә танытабыз. Алга таба да без аның бу мирасын барлап, аны тагын да олыларга тиешбез, – диде Татарстан Композиторлар берлеге рәисе.
Резеда Ахиярова: «Яшь талантларга бик якын булды һәм безне һәрвакыт хуплап торды»
Юбилей чаралары кысаларында шәхеснең укучылары да үз истәлекләре белән уртаклашты. Татарстанның халык артисты, композитор Резеда Ахиярова остазының яшьләргә булган мөнәсәбәте турында сөйләде.
Фото: © «Татар-информ»
Нәҗип Гаязовичка булган олы хөрмәтемне белдерәсем килә. Мин укыган елларда, миңа кадәр һәм минем янга килгән композиторларның барысы да диярлек оркестровка буенча белемне Нәҗип Җиһанов сыйныфында алды.
Өч ел дәвамында, атна саен (Нәҗип Гаязович төрле командировкаларда булган очраклардан тыш), без аның кабинетында очраша идек. Ул яшь талантларга бик якын булды һәм безне һәрвакыт хуплап торды. Ниндидер соравыбыз туса, без теләсә кайсы вакытта, бернинди киртәләрсез, тыныч кына аның кабинетына керә ала идек. Ул һәрвакыт безнең белән сөйләшергә, киңәшләрен бирергә һәм таяныч булырга әзер иде.
Ул озак еллар Композиторлар берлеге рәисе булып торды, әмма вакытлар үзгәрү сәбәпле, аңа бу елларда җиңел булмады. Нәҗип Гаязович Композиторлар берлегендә булган һәр яңалыкка омтылып яшәде.
Мин консерваторияне тәмамлап, юлларын яңа гына башлап килүче яшь композиторларның концертларын оештыра башлагач (ул вакытта минем белән бергә Рәшит Кәлимуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова, Рөстәм Зарипов, Ислам Сафиннар бар иде), ул миңа һәрвакыт: «Мине яшь композиторларның үз әсәрләрен тәкъдим иткән барлык концертларга да чакыр», – дип әйтә иде. Ул вакытта мин Композиторлар берлегенең җаваплы секретаре буларак бу чараларны оештыру белән шөгыльләнә идем.
Ул, ректор буларак та, СССР Композиторлар берлеге секретариатында да чиксез зур эш башкаруына карамастан, һәрвакыт вакыт таба иде. Концертларга һәрчак килде, соңгы әсәргә кадәр тыңлап, карап утырды һәм беркайчан да концерт вакытында чыгып китмәде. Концерттан соң артистлар бүлмәсенә кереп, безне котлый, һәрберебезгә ниндидер сүзләр әйтә иде. Кемгәдер кечкенә генә тәнкыйть сүзе җиткерсә, кемгәдер ярдәм кулы суза иде. Ул яшь композиторлар иҗатына беркайчан да битараф калмады. Бу – гаять кадерле сыйфат.
Нәҗип Гаязович бик юмарт һәм кешелекле зат иде. Үзенең дәресләрендә аралашкан һәр композиторның язмышына бик игътибарлы булды. Урынлы һәм төгәл искәрмәләр ясый белә иде, ә инде берәр нәрсә ошаса – шаярта да ала иде. Гомумән, ул гаҗәеп дәрәҗәдә интеллигент кеше иде.Ул даһи татар композиторы гына түгел, бөтен совет дәрәҗәсендәге иҗатчы иде. Ул Дмитрий Шостакович һәм башка союз республикаларының берлек җитәкчеләре белән дус булды. Нәҗип Гаязович минем күңелемдә һәрвакыт чын дус, безнең турында кайгыртучы олы шәхес буларак сакланыр, – диде композитор.
Искә алу чаралары турында
Бәйрәм чаралары алдыннан, кичә Нәҗип Җиһанов исемендәге урамда урнашкан 187нче күппрофильле лицейда «Җиһанов Галәме» дип исемләнгән документаль фильмның премьерасы булды. Әлеге проектны лицейның «Dream RITM» театраль студиясе һәм 21нче музыка мәктәбе укучылары «Открытие» кинофестивале өчен махсус әзерләгән һәм Гран-при яулаганнар. Татарстан Милли музее ярдәмендә төшерелгән бу фильмнан тыш, кече сыйныф балаларына композиторның Кытайга сәфәреннән соң язган әсәрләренә нигезләнгән «Сары торна турында әкият» театр постановкасы күрсәтелде. Пьеса авторларының берсе – композиторның оныгы Алексей Егоров.
Фото: © Татарстан Милли музее матбугат хезмәте
Юбилей көнендә композиторның мемориаль музеенда – Кече Кызыл урамындагы 14нче йорттагы фатирында – гадәттән тыш күп кунаклар җыелды. Биредә һәр әйбер Нәҗип Җиһанов исән булган вакыттагыча сакланган, бу исә XX гасырның икенче яртысы мохитен тоярга мөмкинлек бирә. Музейның иң кадерле кунаклары булып консерватория каршындагы махсус «ун еллык» музыка мәктәбе укучылары килде. Әлеге мәктәп нәкъ менә Җиһанов инициативасы белән төзелгән булган.
Шулай ук «Багышлау – Посвящение» XXIV Татар хор музыкасы фестивале кысаларында Нәҗип Җиһанов музыкасы Мәскәүдә яңгыраячак. Декабрьдә Татар мәдәни үзәгенең концертлар залында Нәҗип Җиһановның 115 еллыгы һәм Муса Җәлилнең 120 еллыгына «Мәңгелек дуслык» концерты булачак.