Татарстан башкаласында 17 меңнән артык чит ил студенты белем ала
Казанның югары уку йортларында һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында 164 мең студент белем ала, шуларның 17 мең 032 се – чит ил кешеләре. Яшьләрнең күбесе Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Казахстаннан, Һиндстаннан һәм Кытайдан килгән.
Чит ил студентлары арасында популяр югары уку йортлары рейтингында Казан федераль университеты (КФУ) беренче урында тора – әлеге белем бирү оешмасын 8 мең 438 кеше сайлаган. А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техника университетында – Казан авиация институтында (КНИТУ-КАИ) чит илләрдән килгән 2,9 мең гражданин белем ала, Казан дәүләт энергетика университетында (КДЭУ) мондый студентларның саны – 960. Еш кына чит ил студентлары медицина белгечлекләрен сайлый.
Халыкара агымнан тыш, Казанда Россия Федерациясенең башка субъектларыннан килгән студентлар да белем ала. Чит шәһәрләрдән килгән укучыларның гомуми саны 93 мең 205 кеше тәшкил итә, шуларның 75 мең 914е – югары уку йортларында, 17 мең 291е техникум һәм көллиятләрдә укый. Чит шәһәрләрдән килгән студентларның яртысына якыны – 46 мең 028 кеше – Татарстан районнарында яшәүчеләр, 47 мең 177 кеше Казанга Россиянең башка шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән укырга килгән. Татарстан башкаласын уку өчен илнең иң ерак почмакларында яшәүчеләр – Владивосток, Якутия, Ханты-Мансийск, Ямал-Ненец автономияле округы, Алтай яшьләре сайлый.
Татарстан башкаласында югары уку йортларында һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында барлыгы 164 меңнән артык студент белем ала, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты матбугат хезмәте.