Чаллының 400 еллыгына истәлекле почта маркасы чыгарылды
Россия почтасы Чаллыга нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган истәлекле почта маркасы чыгарды. Марка шәһәрнең юбилеена багышланган һәм аның тарихи һәм заманча үсешен чагылдыра.
Маркада Чаллы гербы, «Ватан-ана» монументы, заманча бизнес-үзәк, шулай ук Кама елгасы фонында шәһәр панорамасы сурәтләнгән.
Марканың номиналы 50 сум тәшкил итә. Тиражы – 58,5 мең данә.
Маркалар Чаллы почта бүлекчәләренә 1 февральдән кайтачак. Алар почта әйләнеше өчен дә, коллекцияләү өчен дә каралган.