Добавить новость
World News in Tatar

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Автобазар-2026: бәяләр үсә, сатулар кими – белгечләр нәрсә фаразлый?

«Базарның кимүе тармактагы катлаулы вазгыятьне чагылдыра»

2025 елда Россиядә 1,349 млн яңа җиңел һәм җиңел коммерция автомобильләре сатылган. Альтернатив сатуларны исәпкә алсак, базар 1,367 млн машина тәшкил иткән – бу үткән ел белән чагыштырганда 17 процентка кимрәк, диелә Европа бизнесы ассоциациясенең (АЕБ) автоҗитештерүчеләр комитеты мәгълүматларында.

«Узган ел тискәре саннар белән тәмамланды. Базарның сизелерлек кимүе тармактагы катлаулы вазгыятьне чагылдыра, моңа санкция чикләүләре рәвешендәге тышкы басым да, эчке үзгәрешләр дә йогынты ясады», – дип белдерде автоҗитештерүчеләр комитеты рәисе Алексей Калицев.

Аның сүзләренчә, өстәмә кыйммәткә салымның (НДС) яңа ставкалары, утильләштерү җыемының чираттагы артуы, Үзәк банкның югары төп ставкасы автомобиль базарына йогынты ясавын дәвам итәчәк һәм якындагы кварталларда, мөгаен, сатуларда тискәре динамика күзәтеләчәк.

«Геосәяси вазгыять, төп ставканың кимүе кебек бер яки берничә фактор ел дәвамында уңай якка үзгәргән очракта, агымдагы тренд үзгәрергә мөмкин. Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, автоҗитештерүчеләр комитеты 2026 елда 1,4 млн автомобиль сатылыр дип фаразлый, бу 2025 ел нәтиҗәләреннән 2,5 процентка күбрәк», - дип саный Калицев.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

LADA автомобильләрен сату 100 меңгә кимегән

Россия базарында лидерлыкны элеккечә үзебезнең Lada маркасы саклый, узган ел аның өлешенә гомуми сату күләменең 25 процентка якыны туры килгән, дип хәбәр итә «Автостат» аналитика агентлыгы. Узган елның 12 аенда 330 мең берәмлек Lada сатканнар, бу үткән ел белән чагыштырганда 100 меңгә кимрәк.

Популярлык буенча икенче урында Кытайның Haval бренды – 173 мең автомобиль, ә өченчедә – тагын бер «кытайлы» Chery, әлеге марка автомобильләре 100 мең берәмлек сатылган.

Әгәр дә модельләр рейтингы турында сөйләсәк, монда лидерлык, соңгы еллардагы кебек үк, LADA Granta автомобильләренә туры килә – узган ел 147 мең берәмлек сатылган. Шуңа да карамастан, аларны сату күрсәткече дүрттән бер өлешкә кимегән.

Икенче урында тагын бер үзебездә җитештерелә торган модель – LADA Vesta, ул узган ел 80 мең берәмлек сатылган. Лидерлар өчлеген Haval Jolion йомгаклый, узган ел эчендә 65 меңнән артык әлеге модель автомобиль сатылган.

Үзебездә җитештерелгән автолар 8 процентка кыйммәтләнде

Узган елда Россиядә җитештерелгән автомобильләргә уртача бәяләр 8 процентка арткан - 1 млн 254 мең сумнан 1 млн 352 мең сумга кадәр (2024 елның ноябреннән 2025 елның ноябренә кадәр аралык) дип күренә Росстатның соңгы мәгълүматларыннан. Шунысы игътибарга лаек, бәяләр 2025 ел керү белән артты һәм ел дәвамында якынча бер дәрәҗәдә сакланды.

Ә чит илләрдә җитештерелгән автомобильләргә уртача бәя алай ук сизелерлек артмаган, нибары 1,2 процентка. Аларның бәясе 2024 елның ноябрендә 2 млн 431 мең сум булса, 2025 елның ноябрендә 2 млн 462 мең сум булган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, статистика ведомствосы мәгълүматлары буенча, 2025 ел җитү белән чит илдә җитештерелгән машиналар 2,5 млн сумга кадәр кыйммәтләнгән һәм ел дәвамында аларның бәясе кимүе күзәтелгән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Әгәр сатулар узган елдагы кебек булса, бу бик яхшы күрсәткеч булачак»

2026 ел яңа автомобильләр сатучылар һәм сатып алучылар өчен сөенечле булачак дип әйтергә мөмкинлек бирерлек бернинди факторлар да юк. «За рулем» журналының баш мөхәррире Максим Кадаков «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен җиткерде.

«Мин 2025 елда да мондый факторларны күрмәдем һәм сатулар күләменең 2024 елга караганда 5-10 процентка кимүен көттем. Ә нәтиҗәдә алар 20 процентка кимеде», - диде эксперт.

Кадаков сүзләренчә, яңа елга фараз ясаганда сатулар үсешенә өмет бирми торган берничә фактор бар: төп ставка югары булу, НДС ставкасы үсү, утильләштерү җыемы арту. Һәм моңа халыкның сатып алу сәләтенең элекке дәрәҗәдә калуы да өстәлә. Иң оптимистик фаразлар буенча, яңа елда сатулар якынча 1,3 млн яңа машина тәшкил итәчәк, ягъни узган ел дәрәҗәсен кабатлаячак, дип саный ул.

«Әгәр без узган елдагы кебек 1,3 миллионга ирешсәк, бу бик яхшы күрсәткеч булачак. Россиядә җитештерелгән машиналарга өметләнергә мөмкин булыр иде. Әмма күрүебезчә, Россия машиналарына бәяләр чит ил аналогларыныкы кебек үк югары кала. Шуңа күрә сатып алучыга барыбер – теләсә кайсы очракта түләргә туры киләчәк», - дип белдерде Кадаков.

Оптимистик фараз – 1,3 млн, пессимистик фараз – 1 млн яңа машина

Россия Транспорт министрлыгының Федераль юл агентлыгы Иҗтимагый советы әгъзасы Игорь Моржаретто үз чиратында шулай ук илдә яңа җиңел автомобильләрне сату узган ел дәрәҗәсендә булачак, дип саный.

«2026 елга иң оптимистик фараз - 1,3 млн машина», - дип белдерде ул «Татар-информ»га.

Шул ук вакытта ул пессимистик фараз да бирде, аның буенча 2026 елда яңа җиңел машиналар сату 2025 ел белән чагыштырганда дүрттән бер өлешкә диярлек кимиячәк һәм нибары 1 млн автомобиль тәшкил итәчәк.

Александр Хевронин, «Татар-информ»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России