Сөлгедәге таплар гүя күңелдә
Сөлгедәге таплар гүя күңелдә...
Музей буйлап йөрим… Һәр җиһазда
Шул чор рухы, чоры Тукайлы:
Кара сав(ы)ты, салам чемоданы,
Рәсемнәре майлы буяулы…
Ак сөлгеләр тора үз(е)нә дәшеп,
Ак сөлгеләр – гүя ак күңел.
Ак сөлгеләр ләкин тапланса да,
Бетә юылып: гомерлеккә түгел.
– Милләт, милләт! – дидең бөек Тукай,
Туры юлга дәштең татарны.
Уятмакчы булдың йоклаганны,
Агартмакчы булдың караны.
Телгә каршы көрәш дәвам итә, -
Тынычлык юк милләт күгендә.
Күпләр юган, ләкин һич бетмәгән
Күңелләрдә таплар бүген дә…
Актаныш районы Чуракай мәктәбенең 6 класс укучысы Таңсылу Сәлахова, 2023 ел.