Татарстанда бер сәгатькә якын пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булды
Татарстанда бүген 09.02 сәгатьтә кертелгән пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Бер үк вакытта Казан һәм Түбән Кама аэропортларында кертелгән вакытлыча чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Режим гамәлдә булган чорда республика башкаласына юл тоткан бер самолет запас аэродромга озатылды.
Росавиациядә искәртүләренчә, чаралар очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кертелгән.