Татарстанда -33 градуска кадәр салкын һава торышы һәм бозлавык көтелә
Татарстанда дүшәмбе көнне аномаль салкын һава торышы көтелә, дип хәбәр итте ТР Гидрометеорология үзәге.
Аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемнәр булмаячак. Җилнең тизлеге секундына 3-8 метр.
Һаваның минималь температурасы төнлә һәм иртән -24°... -29 ° тәшкил итәчәк, аязганда -33°ка кадәр төшәргә мөмкин. Көндез температура -16°...-21°.
Республика юлларында бозлавык фаразлана.