Татарстанда бүген кар, буран һәм бозлавык көтелә
Татарстанда бүген болытлы һава көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеоүзәгендә.
Урыны белән бераз кар һәм буран булыр дип фаразлана. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлек белн исә, урыны белән аны көче 15-18 метрга кадәр кадәр җитә.
Көндез һава температурасы -9...-14 градус, көнчыгышта урыны белән -18 градус тәшкил итәчәк. Республика юлларында бозлавык фаразлана.