«Научный прорыв. Фәнни алга китеш» премиясе лауреатларын 11 февральдә бүләклиләр
«Научный прорыв. Фәнни алга китеш» премиясе лауреатларын 11 февральдә бүләкләячәкләр. Бу хакта ТР Фәннәр академиясендә хәбәр иттеләр.
Бүләкләү тантанасы Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак. Конкурста җиңүчеләр 500әр мең сум күләмендә премия алачак.
Лауреатларны ун номинациядә билгеләячәкләр:
. «Фәндә цифрлаштыру»;
. «Перспектива»;
. «Мәгърифәтче галим»;
. «Сәләт»;
. «Иң яхшы галим»;
. «Иң яхшы фәнни остаз»;
. «Фән - балаларга»;
. «Галим журналист»;
. «Фәнгә тугрылык өчен»;
. «Махсус номинация».
Моннан тыш, чара кунаклары өчен «Татарстан Республикасында фәнне үстерү» күргәзмәсе эшләячәк. Шул ук көнне Казан дәүләт мәдәният институтында Россия фәне көненә багышланган концерт була.
«Научный прорыв. Фәнни алга китеш» премиясе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан 2025 елда гамәлгә куелды.