Татарстанда 1955 елгы «Победа» автомобилен 3,9 миллион сумга саталар
Татарстанда 1955 елгы «Победа» автомобиле сатуга куелган. 55 мең чакрым йөргән машинаны 3,9 миллион сумга саталар.
Махсуслаштырылган сайтларның берсендә урнаштырылган белдерүдән күренгәнчә, машина төзек хәлдә. Аның 70 елдан артык тарихында транспорт чарасы паспорты буенча нибары ике хуҗасы бар.