Добавить новость
World News in Tatar



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Өйләнешүчеләр арта, аерылышулар кими: 2025 елның демографик нәтиҗәләре

«Гаиләдә иң мөһиме – дуслык һәм үзара аңлашу»

ЗАГС идарәсенең йомгаклау коллегиясендә катнашучыларны һәм кунакларны милли киемнәрдә баянга җырлаучы һәм биюче күп балалы гаиләләр каршы алды. Алар төрле елларда «Нечкәбил» республика конкурсында җиңгән гаиләләр.

Анна Егорова ире, тәрбиягә алган балалары белән Алексеевск районыннан килгән. Гаилә - 2025 елгы конкурс финалисты. Коллегиягә алар чуваш милли киемнәреннән килгән.

«Үзебезнең өч, тәрбиягә алган җиде балабыз һәм тугыз оныгыбыз бар. Без чуаш авылында яшибез. Мин керәшен татары, ирем Валерий – чуаш», - дип сөйләде Егорова «Татар-информ»га.

Анна Егорова сүзләренчә, аларның гаиләсендә өч кыз бала туган, ә ире улы да булуын бик теләгән.

«Ир баланы тәрбиягә алырга булдык. Ләкин шулай килеп чыкты, бездә хәзер тәрбиягә алынган бер бала гына түгел, ә җиде бала – дүрт малай һәм өч кыз», – ди көлеп, Егорова.

Гаилә үз йорты белән яши, тавыклар тота, умарта кортлары үрчетә. Ир белән хатын балаларында хезмәт сөючәнлек, хөрмәт һәм гаделлек кебек сыйфатларны тәрбияләргә тырыша.

«Балаларга үзебезнең чуаш халкының гореф-гадәтләрен тапшырырга тырышабыз. Балаларыбыз рус булуга карамастан, алар рәхәтләнеп чуаш телендә җырлыйлар һәм бииләр, кул эшләре белән шөгыльләнәләр», – дип өстәде Егорова.

Элек ул башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, ә хәзер пенсиядә. Өч кызлары әниләре эзеннән киткән һәм алар да педагог. Зур гаиләнең үз иҗат коллективы формалашкан. Егоровлар төрле конкурсларда катнаша һәм, әлбәттә, җиңеп тә чыга.

Егорова сүзләренчә, гаиләдә иң мөһиме – дуслык һәм үзара аңлашу.

Хәзерге яшьләр өйләнешергә һәм бала табарга ашыкмый. Күп балалы әни фикеренчә, сәбәбе – яшьләрнең күп вакытларын интернетта үткәрүе.

«Барысы да интернетта утыра, виртуаль киңлектә таныша, күрешеп аралашмый диярлек. Менә без ирем белән биюдә таныштык. Ә яшьләр виртуаль рәвештә таныша, бер-берсен күрми, тере аралашу юк», - ди Анна ханым.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Мәхәббәт җиңгән урын»: фронтовиклар һәм аларның гаилә тарихлары

Бина фойесында берьюлы өч фотокүргәзмә оештырылган. Аларның берсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган һәм «Мәхәббәт җиңгән урын» дигән романтик исем белән аталган.

«Бу 53 фронтовикның гаилә тарихлары. Алар арасында – Тукай районыннан Советлар Союзы Герое Якупов Николай Якупович, СССРның иң югары дәүләт бүләге - Ленин ордены белән бүләкләнгән ике фронтовик, Саба районыннан Закиров Мөхәммәт Закир улы һәм Әтнә районыннан Галиев Фәйзи Әхмәт улы. Проектта тагын 14 катнашучы - озын гомерлеләр, ветераннарга 99-104 яшь», - дип сөйләделәр ЗАГС идарәсе матбугат хезмәтендә.

Фотокүргәзмә геройлары арасында күп буынлы гаиләләр дә бар. Мәсәлән, фронтовик Котдус Гариф улы Мөлековның сигез баласы, 47 оныгы һәм 84 оныкчыгы бар – гомумән алганда, гаилә 131 кешедән тора. Ел дәвамында фотокүргәзмә төрле әһәмиятле чараларда, шулай ук республиканың балалар лагерьларында һәм мәдәният йортларында тәкъдим ителә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Яңа туган балаларның 51 проценты – малайлар, ә 49 проценты - кызлар»

Коллегиядә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова Татарстанда беренче чиратта гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләренә игътибар бирелүен сөйләде. Төбәктә 65 социаль ярдәм чарасы күрсәтелә, балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт мәйданчыклары, поликлиникалар төзелә.

«Татарстан күп балалылык буенча уңай статистика күрсәтә. Республикада 59 меңгә якын күп балалы гаилә яши. Алты гаиләдә унынчы бала, өч гаиләдә – 11 нче, ике гаиләдә -12 нче, ә бер гаиләдә – 14 нче бала туган», - дип хәбәр итте ул.

Төбәктә ана булуның уртача яше - 25-29 яшь. Әти булу яше дә үзгәрмәгән - 30-34 яшь. Иң өлкән әнигә килгәндә, узган елда республикада 57 яшьлек хатын-кыз икенче баласын тапкан, ә иң өлкән әти - Татарстанда яшәүче 64 яшьлек ир-ат.

«Яңа туган балаларның 51 проценты - малайлар, ә 49 проценты – кызлар. Иң зур бала, 5 килограмм 800 грамм авырлыктагы малай узган елның 1 сентябрендә туган. 298 игезәк дөньяга килгән», - дип сөйләде Әхмәтова.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Өч елга беренче тапкыр өйләнешүчеләр саны арткан

2025 елда Татарстанда 24,1 мең пар өйләнешкән, бу үткән ел белән чагыштырганда 1,7 процентка күбрәк. Мондый үсеш соңгы өч елда беренче тапкыр теркәлгән.

«Казанда өйләнешүчеләр саны 2 процентка, районнарда 3 процентка артты. Парларның 70 проценты беренче тапкыр язылышкан. Ир-атлар арасында өйләнү яше уртача 25-29 яшь тәшкил итә», - дип сөйләде Эльвира Әхмәтова.

Аның мәгълүматлары буенча, төбәктә кияүгә чыгуның актив яше - 18-24 яшь. Хатын-кызлар арасында барлык рәсми никахларның 36,7 проценты шушы яшь аралыгына туры килә.

«Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, өйләнү һәм кияүгә чыгуның актив яше бер ел элеккеге күрсәткечтә калды. 70 яшьтән өлкәнрәк булган 200дән артык ир-ат һәм хатын-кыз рәсми язылышты. Иң олы кияүгә 92 яшь, кәләшкә 84 яшь», - диде Әхмәтова.

Татарстанда никахны теркәү өчен иң популяр айлар июль һәм август булган.

«Иң күп өйләнешүчеләр 25 июльдә (434) һәм 8 августта (383) теркәлгән. Россия көне, Татарстан Республикасы көне, Халыклар бердәмлеге көне кебек дәүләт бәйрәмнәрендә өйләнешү дә популярлаша бара», - диде Әхмәтова.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда өч ел дәвамында аерылышулар саны кими бара

Тагын бер уңай тенденция күзәтелә, төбәктә аерылышулар саны тотрыклы рәвештә кими. 2025 елда аларның саны 10,8 меңгә кадәр кимегән.

«Аерылышулар саны 2024 ел белән чагыштырганда 20 процентка кимеде. Мондый тенденциясе өч ел рәттән күзәтелә. Аерылышуларның төп өлеше 10 елдан 19 елга кадәр бергә яшәгән гаиләләргә туры килә», - дип сөйләде Әхмәтова.

Аерылышуларның иң күбе хатын-кызлар арасында да, ир-атлар арасында да 40-49 яшькә туры килә.

«Традицион мәдәни кыйммәтләр, гореф-гадәтләргә нигезләнгән гаиләләрдә гаилә һәм никах югары статуска ия, ә аерылышу соңгы чара булып санала. Мәдәни фон, төбәк үзенчәлекләре, шулай ук нәтиҗәле социаль сәясәт гаиләнең тотрыклылыгына нигез сала», – диде Әхмәтова.

Төбәктә балигъ булмаган балалары булган гаиләләрдә аерылышулар саны кими.

«Бу уңай тенденция бишенче ел рәттән билгеләп үтелә», – диде Эльвира Әхмәтова.

Ул аерылышу турында гариза биргән ир белән хатынны судка кадәр модераторлар ярдәмендә мәҗбүри татулаштыру процедурасын кертү кирәклегенә ышаныч белдерде.

«Узган ел Татарстанда аерылышуларның 74 проценты суд карарлары нигезендә рәсмиләштерелгән. Бу инде ЗАГСка кулларында суд карары белән аерылышу турында документ алу өчен мөрәҗәгать итәләр дигәнне аңлата», - диде ул.

Әхмәтова шулай ук хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә гаилә конфликтларын судка кадәр хәл итүнең мәҗбүри тәртибе турындагы закон проекты каралуын хәбәр итте, ул өченче укылышны узды.

«Инициативаны гамәлгә ашыру чоры итеп 2026-2027 еллар планлаштырыла», - дип ачыклык кертте Әхмәтова.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

ЗАГС татарстанлыларны очрашулар өчен шугалакларга һәм паркларга чакырды

Бүгенге көндә Татарстанда танышуларның 61 процентын онлайн-танышулар алып тора, әле кайчан гына бу төп позицияне гаилә элемтәләре аша танышулар алып тора иде.

«90 нчы еллар башында үсеш ала башлаган интернет-танышулар бик тиз беренче урынга күтәрелде. Икенче урында - дуслар аша танышу, алар 14 процентны тәшкил итә. Эш урынында танышулар лидерлар өчлеген тәмамлый, аларга 9 процент туры килә», – диде Эльвира Әхмәтова.

Әхмәтова сүзләренчә, яшьләр онлайн-уеннарда һәм аралашу озак барган стримнарда да таныша.

«Онлайн-танышуны күзгә-күз танышудан куркучылар да өстен күрә. Виртуаль танышу уңайлы һәм аралашу да җиңел, әмма күзгә-күз карап танышу күпкә кызыграк - паркларда, шугалакларда, дискотекаларда, яшьләр чараларында. Безнең әти-әниләр шулай танышкан бит», - ди Әхмәтова.

Ул онлайн-танышуларның кимчелекләре булу фактына да басым ясады – мәсәлән, ялган профильләр һәм мошенниклар.

«Экспертлар раславынча, офлайнда пар эзләүчеләр саны арта. Тиз күрешүләр - шундый форматларның берсе. Җәй көне Мамадыш ЗАГСы оештырган «танышу аланы» да зур кызыксыну уятты, берничә сәгать эчендә без танышырга теләүчеләрнең 200дән артык анкетасын җыйдык», – диде Әхмәтова.

Тема азагында ул яңа проект турында игълан итте. «Без вузларны, ссузларны, оешмаларны, предприятиеләрне, министрлыкларны һәм ведомстволарны уртак проектка – шәһәр һәм районнарның иң популяр урыннарында очрашулар һәм танышулар өчен мәйданчыклар оештыруга чакырабыз. Бу очрашуларның форматы тиз танышудан алып интерактив уеннарга, мәдәни һәм спорт чараларына кадәр булырга мөмкин», - дип аңлатты Әхмәтова.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Төп бурыч – гаилә институтын саклап калу»

Электрон рәвештә сыйфатлы хезмәт күрсәтү, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирү, белгечләрнең квалификациясен күтәрү һәм яшь кадрларны җәлеп итү – 2026 елга ЗАГС идарәсенә куелган бурычлар, диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Үз чыгышында ул демографик проблемаларны хәл итү өчен фундаменталь фәнни тикшеренүләр уздыру зарурлыгына аерым игътибар юнәлтте.

«Безгә фәнни тикшеренүләр кирәк булган иң төп мәсьәләләрнең берсе – демография белән бәйле тикшеренүләр, демографик күрсәткечләр, демографик чаралар. Нәкъ менә шушы бурычны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең демография үзәге белән бергә без өстенлекле бурыч итеп куярга тиешбез», - диде ул.

Фазлыева мәгълүматлары буенча, «төп бурыч – фәнни-технологик үсеш программасына сизелерлек өлеш кертү өчен тәкъдимнәр эшләү». Ул шулай ук традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруның мөһимлеген ассызыклады.

«Традицион кыйммәтләрне үстерү программаларына кагылышлы бөтен нәрсәне, һичшиксез, мәгариф буенча ведомствоара планга кертергә һәм Татарстан мәгариф оешмалары ректорлары советы белән эшләргә тәкъдим итәм», - диде Фазлыева.

Ул искәрткәнчә, 2026 ел Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

«Татарстандагы барлык программалар республика территориясендә яшәүче халыкларның традицияләренә һәм кыйммәтләренә һичшиксез игътибар бирергә тиеш», - дип ассызыклады Фазлыева.

Ул шулай ук иҗтимагый һәм дини оешмаларның дәүләт гаилә сәясәтен тормышка ашыруга керткән өлешләре турында искәртте.

«Төп бурычлар - гаилә институтын саклап калу, репродуктив сәламәтлек, абортларны булдырмау буенча профилактика чаралары», – диде Ләйлә Фазлыева.

«Татар-информ», Наталья Рыбакова

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России