Татарстан Язучылар берлегендә Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган «Фәттах фест» узачак
7 февраль көнне Татарстан Язучылар берлегендә язучы Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган «Фәттах фест» фестивале узачак. Бу хакта ТР Язучылар берлеге телеграм-каналы хәбәр итә.
Чара әдәбият, кино, музыка, тарих һәм заманча татар мәдәнияте белән кызыксынучы яшьләр өчен оештырыла. Аның максаты - яшьләрне татар әдәбияты, Нурихан Фәттах иҗаты, татар тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру.
Керү ирекле, алдан теркәлү сорала, диелә хәбәрдә.