Мулланур Вахитов туган йортны мәдәни мирас объектлары реестрына керткәннәр
Инкыйлаб эшлеклесе Мулланур Вахитов туган йортны мәдәни мирас объектлары реестрына керткәннәр.
Эксперт Александр Мартынов бу карарны дәлилле дип таныды һәм йортның тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булуын күрсәтте.
Йорт XIX гасырның икенче яртысында төзелгән һәм йорт хуҗасы Филимоновныкы булган. Ул шул чор төзелешенең төп композицион һәм стилистик үзенчәлекләрен – XIX гасыр уртасындагы торак биналарга хас габаритларны, пропорцияләрне саклап калган.
Экспертиза актында билгеләп үтелгәнчә, объект тарихи-архитектура, сәнгать һәм фәнни кыйммәткә ия, шулай ук шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләренә карый.
Элегрәк экспертиза йортны мәдәни мирас объектлары реестрыннан төшереп калдырырга киңәш иткән иде. Әмма Казанда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләреннән соң документ эшләп бетерүгә кире кайтарыла, аның нәтиҗәләре буенча бина саклау статусын саклап кала.