Добавить новость
World News in Tatar

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Югары Мактама волонтерлары махсус хәрби операциядәгеләргә булыша

Инде менә дүртенче ел район фидакарьләре яу кырындагы солдатларыбыз өчен маскировка челтәрләре үрә, кием-салым тегә, азык-төлек, техника, медикаментлар хәстәрләп җибәрә, машиналар сатып алып озата. Шәһәр волонтерлары белән беррәттән авыл җирлекләрендә яшәүче әби-апалар да Җиңүне якынайту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. Авыл фидакарьләренең эшчәнлеген без дә газетабызда еш яктыртып барырга тырышабыз. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Фидакарьләр МХО зонасындагы авылдашларына, госпитальдә дәваланучыларга гуманитар ярдәм җибәрүдән туктап торганнары юк. Бу эш аеруча Югары Мактама авылында бик оешкан төстә алып барыла. Халыктан бердәм рәвештә акча җыелып, медикаментлар, эчке киемнәр, урын-җир комплектлары сатып алына, кул токмачы, окоп шәмнәре ясала. Авыл фидакарьләре яшелчәләрен, чәйләрен, кайнатмаларын МХО зонасына озатып торалар.

Шушы көннәрдә Югары Мактама фидакарьләре янында кунакта булып, аларның тырышлыгын күреп, сокланып кайттык. Мәдәният йортында иртәдән бирле эш кайный – авыл волонтерлары чираттагы маскировка челтәрен үрәләр, солдатларга хуш исле үләннәрдән ясалган чәйләрне вак капчыкларга тутыралар иде. Шуңа да карамастан авыл кешеләре безне кайнар чәй һәм тәм-томнар белән каршы алдылар. Ветераннар советы рәисе Әнисә Насыйбуллина мәдәният йорты каршында солдатларга гуманитар ярдәм әзерләү эшенең ни рәвешле башланып китүен искә алды.

– Башка авыллардан үрнәк алып тотындык әлеге эшкә. Башлангыч чорда авыл кешеләренә телефон аша хәбәр салдык. Шунысы куанычлы –халык бик теләп кушылды игелекле гамәлгә. Шул арада акча җыелды, кирәк-яраклар да сатып алдык. Кичке чорда инде мәдәният йортында җыелышып маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый башладык. Кем кайчан өлгерә – барлыгы егермедән артык кеше берләшеп эшлибез. Хатын-кызларыбызның тырыш куллары белән мотоциклларны, танкларны дроннардан саклау өчен йөзләгән маскировка челтәре үрелде, ярты тоннага якын шәм эретелеп, эреле-ваклы калай савытларга тутырылды. Урман-болыннардан җыйган хуш исле мәтрүшкә, ромашка, метлек, кипкән алма, чия катнаштырып ясаган чәйләр өчен егетләрдән ишеткән рәхмәт сүзләре күңелебезне җылыта, эшкә тагын да дәртләндерә. Безнең авылыбыз зур түгел, ә менә кешеләре искиткеч. Махсус ачылган счетыбызга шушы авыл халкыннан әле дә акчалар килеп тора, бар нәрсә дә шушы акчаларга алына. Читтә яшәүче авылдашларыбыз да ярдәмнәреннән ташламыйлар. Ә менә җыелган кирәк-яракларны илтеп тапшыруда, безне чимал белән тәэмин итүдә авыл егете Илфир Гайфуллин зур ярдәм күрсәтә. Заказлар да бирә, барып та ала. Аллаһы Тәгалә аңа да исәнлек бирсен. Һәрберебезнең максаты бер – сугыш тизрәк бетсен, егетләребез туган авылларына Җиңү белән кайтсын, – диде Әнисә Мөдәрис кызы.

Кәримә Зәйнуллина, Энҗе Насыйбуллина, Миңнур Абдуллина, Әлфия Насыйбуллина, Сания Абдуллина, Гөлфия Гатауллина, Гөлсинә Галипова, Гөлфия Мөдәрисова, Лиза Мусина, Люция Хәсәнова, Рушан Йосыпова, Гөлсия Габдуллина, Динә Талибова, Гүзәлия Миннәхмәтова, Миңнур Шәйдуллина, Җария Гыйззәтуллина, Сәрия Шириева, Люба Ханнанова, Әлфия Гатауллина, Тәнзилә Галипова, Рузалия Әхмәтҗанова, Зөлфирә Асылгәрәева, Тәскирә Салихова, Тәскирә Ганиева, Гөлсинә Ганиева, Рәсимә Ганиева, Минзилә Шәйхетдинова, Римма Дәүләтгәрәева, Фәния Зәйнуллина, Әлфия Сөләйманова һәм башкалар – әлеге күркәм, көчле рухлы, булдыклы ханымнарның хезмәте бәяләп бетергесез зур.

Шуны да билгеләп узмый мөмкин түгел, кызлар бар эшне җиткереп башкаралар. Аларның куллары белән үрелгән маскировка челтәрләре дә калын, сыйфатлы.

– Тырышабыз, егетләребезне яу кырында дошманнардан ышанычлы сакласын, - ди Сәрия Шириева. Ул күпчелек баскан килеш өстәл артында тукыманы полосаларга кисеп тора, кызлар исә аларны ян-яклап кисеп, урап куялар һәм тартмаларга тутыралар. Араларында күңелләре тулы хәсрәт утында янучылары да бар. МХО зонасында һәлак булган батыр солдатның әнисе Миңнур Абдуллина авыр сынауларга бирешмәскә тырыша.

– Кичке алтынчы яртыларга кызлар белән бергә җыелышып киләбез, сигезгә кадәр маскировка челтәре үрәбез. Бергәләшеп, сөйләшә-сөйләшә, чәйләр эчә-эчә эшләгәндә кайгылар да онытылып торган кебек була, – ди Миңнур ханым.Динә ханым Талибовага улының МХО зонасында хәбәрсез югалганлыгы турында әйткәннәр, шуңа да карамастан ана кеше әле дә булса улын исән-имин күрәчәгенә ышанычын югалтмый.

– Өметләнеп торам инде, күңел ышанмый барыбер, – ди ул. Бу ханымнарның рух ныклыгына сокланмый мөмкин түгел. Югары Мактаманың һәм районыбызның барлык гүзәл хатын-кыз волонтерларына мәрхәмәтле һәм миһербанлы булганнары өчен рәхмәт әйтәбез. Кулларыгыз сызлаусыз булсын, үзегез сәламәт була гына күрегез, ә күңелләрегездәге өмет ялкыны дөрләп янып торсын, кадерле фидакарьләребез.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России