«Без бергә» волонтерлары Актаныштан хәрби хезмәткәрнең гаиләсен кызлары туу белән котлады
Актаныш районының «Без бергә» фонды волонтерлары Лилия Гикрамина һәм Фирдания Нуруллина махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Гайсинның гаиләсе белән җылы очрашу үткәргән. Сәбәбе – хәрби хезмәткәрнең һәм аның хатыны Илсөярның кызлары туган.
Актаныш районы егете Руслан Гайсин (позывное – Белый) һәм аның тормыш иптәше беренче тапкыр әти-әни булган. Кызга Амелия дип исем кушканнар. Волонтерлар яшь гаиләне беренче балалары туу белән котлаган һәм матур теләкләр җиткергән.
«Руслан белән Илсөяргә гаилә бәхете, иминлек, кызларына нык сәламәтлек теләдек», — диде Лилия Гикрамина.
Руслан бүген кабат махсус хәрби операция зонасына китә. Волонтерлар һәм якташлары аңа тизрәк әйләнеп кайтуын тели, шулай ук хәрби хәрәкәтләр тиз арада тәмамланыр һәм барлык хәрбиләр исән-сау гаиләләренә кайтыр, дигән өмет белдерә.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.
Фотоларны Лилия Гикрамина тәкъдим итте.