Ульяновскида Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган патриотик мәдәни кичә узган
Быел татар дөньясы патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтә. Ульяновск өлкәсе мәктәпләре һәм мәдәният учреждениеләрендә тематик чаралар үткәрелә башлаган. Бу хакта өлкәнең «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Чардаклы районы Яңа Кызылсу авылы мәктәбендә «Кыйммәтләр өчлеге: телне саклау, әхлак тәрбияләү, ватанпәрвәрлек формалаштыру. Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган эш тәҗрибәсеннән» дип аталган районкүләм мәдәни чара узган.
Фото: «Өмет» газетасы
Укытучылар балаларны Муса Җәлил иҗаты белән таныштырган һәм остаханәләр оештырган. Укучылар әдипнең шигырьләрен укыган һәм җырларын башкарган.