Камилә Вәлиева Россия чемпионатының ярымфиналына үтте
Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Мәскәүдә 31 гыйнварда һәм 1 февральдә «Навка Арена» бозында узучы 2026 елгы Россия чемпионатының ярымфиналына үтте. Бу спортчының дисквалификациясе тәмамланганнан соң беренче чыгышы.
Үз чыгышы барышында ул 29,28 балл җыйды.
«Миңа ышанган барлык җанатарларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Ура. Ниһаять, мин монда», - дип спортчының тәнәфестә әйткән сүзләрен китерә «Чемпионат.сом» басмасы.
Россия чемпионаты ярымфиналына шулай ук Алиса Двоеглазова (34,49 балл), Мария Захарова (34,38), Динә Хөснетдинова (30,21), Дарья Садкова (26,56) һәм Софья Муравьева (26,18) үтте. Александра Трусова чирек финалдан чыга алмады (22,77).
Камилә Вәлиева – яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы, күп тапкырлар Россия чемпионаты призеры, Россия Кубогы җиңүчесе һәм 2022 елда Пекинда узган кышкы Олимпия уеннарында катнашучы.
2025 елның 25 декабрендә фигуристканың допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификацияләнү вакыты тәмамланды. Октябрьдә ул Светлана Соколовская җитәкчелегендә Татьяна Навка академиясендә күнегүләргә кереште. Элегрәк ул Этери Тутберидзе белән хезмәттәшлек иткән иде.