Һава шартлары катлаулы булу сәбәпле Казанда җәмәгать транспорты эше үзгәрде
Һава шартларының катлаулы булуы һәм буран сәбәпле Казанда транспорт эше үзгәрде. Бу хакта шәһәр транспорт комитетының Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Метрополитен көчәйтелгән графикка күчерелде. Линиядә өстәмә рәвештә бер поезд йөри - барлыгы 11 состав җәлеп ителгән. Кирәк булганда резервтагы поездны куллану ниятләнә.
Шул ук вакытта, кайбер автобус маршрутлары эшендә үзгәрешләр булды. 89а номерлы автобус вакытлыча Яңа Николаевка бистәсенә һәм Кызыл Октябрь торак массивына кадәр барып җитми.
93нче маршрут, Шигали ягына борылып, «Айгөл балалар бакчасы» тукталышына кадәр генә бара.
55нче номерлы автобус «Урман шәһәрчеге» торак комплексындагы соңгы тукталышка кадәр барып җитми.