Добавить новость
World News in Tatar



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Ике имтихан тапшырып, көллияткә китәсеңме, дүрт имтихан тапшырып, мәктәптә каласыңмы?

Экспериментка нинди белгечлекләр һәм кайсы көллият-техникумнар кертелгән?

Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов сүзләренчә, экспериментта республиканың 51 урта һөнәри уку йорты катнаша. Барлыгы 40 һөнәри белгечлек сайланган.

Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, эксперименттагы белгечлекләр хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне исәпкә алып сайланган. Алар ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә билгеләнгән иң зур ихтыяҗ булган һөнәрләр исемлегенә туры килә. «Эш бирүчеләр позициясен исәпкә алып, «Работа в России» порталында бу иң кирәкле һөнәрләр», – диде министрның беренче урынбасары.

Экспериментка авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, химия тармагы, мәгълүмати технологияләр, нефть технологияләре, бакча-парк, ландшафт төзелеше, график дизайн кебек белгечлекләр кертелгән.

Республикадагы 88 көллиятнең 37се экспериментта катнашмый. Болар – медицина, педагогик, IT-юнәлеш, мәдәният һәм сәнгать юнәлешендәге урта уку йортлары, вузлар каршындагы махсуслаштырылган көллиятләр.

«Санкт-Петербург, Липецк өлкәсендә узган елда 19 һөнәр билгеләнгән. Без 40 һөнәр керттек. Эксперимент былтыр Мәскәү, Санкт-Петербург, Липецк өлкәсендә кертелгән иде. 2025 елның декабрендә Дәүләт Думасы сынау проектын 2029 елга кадәр озайту турында карар кылды. Экспериментка кушылган 12 төбәк рәтендә Татарстан да бар», – диде Мөҗипов.

Экспериментта катнашу уеннан кире кайткан очракта, нишләргә?

Ә 10 нчы сыйныфта калырга һәм экспериментта катнашмаган көллият-техникумнарга керергә теләгәннәр өчен, элеккечә дүрт предметтан (ике мәҗбүри һәм теләк буенча сайланган ике) имтихан тапшыру кирәк булачак.

«Әгәр укучы башта ике предметтан гына имтихан тапшырып, көллияткә керергә уйлаган булса, аннары карарын үзгәртеп, мәктәптә калырга уйлый икән, ул очракта 10нчы класска укырга кала алмый. Шулай ук, ике имтихан тапшырган килеш экспериментта катнашмаган уку йортына да кереп булмый. Барлык балалар бертөрле аттестат алачак, ләкин төрле статуслы. Дүрт имтихан нәтиҗәләре булган аттестат күбрәк хокуклар бирә – 10нчы класска да калып була, урта уку йортларына теләсә кайсы белгечлеккә дә кереп була», – дип кисәтте Рәмис Мөҗипов.

Әгәр башта экспериментта катнашу нияте булып, соңыннан ул уеннан кире кайткан укучыларга йомгаклау аттестациясе барышында тагын калган имтиханнарны тапшыру мөмкинлеге бирелә. Быел Төп дәүләт имтиханын тапшыручылар 1нче мартка кадәр нинди карарга килгәннәре турында гариза язып тапшырырга тиеш. Карарны үзгәрткән очракта, имтиханга ике атна кала имтихан комиссиясенә бу хакта гариза язып җиткерергә кирәк. «Төптән яхшылап уйларга кирәк. Әгәр бала 10нчы класска калырга уйласа, ике имтихан тапшырып кына, мәктәптә кала алмаячак, башта көллиятнең беренче курсында укып чыгарга тиеш була. Икенче елга гына тагын ике имтиханны тапшырып, 10нчы класста укуын дәвам иттерә ала», – дип аңлатты Рәмис Мөҗипов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Экспериментта күпме бала катнашуы фаразлана?

Татарстанда быел 9нчы сыйныфларны тәмамлаучы барлыгы 48 мең укучы исәпләнә. Рәмис Мөҗипов 9 сыйныфны тәмамлаган барлык чыгарылыш укучыларының 57 проценты урта уку йортларына керүен әйтте. Махсус һөнәри урта уку йортларында бюджет урыннарда 17 мең урын әзерләнгән. Әлегә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы экспериментта 5 меңләп укучы катнашыр дип фаразлый.

Имтихан нәтиҗәләрен чагыштырып, аттестатка карап, кемнедер төшереп калдыру күздә тотылмый. Эксперимент кысаларындагы уку йортларына керергә теләгән барлык укучылар бушлай бюджет урыннарына кабул ителәчәк. Шулай да бер искәрмә бар: уку йорты урнашкан җирлектә яшәүчеләр беренче чиратта керә, аннары буш урыннарга калганнар дәгъва кыла ала. Теләгән һәркемгә дә урын җитәчәк дип ышандыралар. Урын беткән очракта, башка уку йорты тәкъдим ителәчәк. «Экспериментта катнашкан барлык баланы урнаштырырга тырышачакбыз», – диде Рәмис Мөҗипов. Шулай ук, Татарстан көллият-техникумнарына республикада гына түгел, эксперимент кысаларындагы башка төбәкләрдән дә укучылар кабул ителә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Көллияттән соң, шул ук белгечлек буенча югары белем алырга теләгән балаларга вуздагы өстәмә эчке имтиханнарны тапшырырга кирәк булачак. «Әгәр юнәлешен алмаштырырга тели икән, башкалар белән бертигез шартларда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру кирәк булачак», – дип ачыклык кертте министрның беренче урынбасары.

Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, экспериментта катнашу турында төгәл карарга килгән бала мәктәптәге барлык предметларны өйрәнмәсә дә ярыймы, кебегрәк сораулар килә. Моңа җавап итеп, ул: «Мәктәп программасы белән шөгыльләнмичә ярамый. Имтиханнарга үткәрә торган аттестация дә бар бит әле, шуңа күрә барлык предметларны яхшы үзләштерү зарур», – диде.

Аттестатсыз, мәктәптән белешмә белән генә чыгучылар өчен нинди яңалык кертелә?

Төп дәүләт имтиханын май-июньдә тапшыра алмаганнарга сентябрьдә дә мөмкинлек бирелә. Инде ул чакта да бирә алмыйча, аттестатсыз, белешмә белән генә чыгучылар өчен дә дәүләт хисабына эшче һөнәрләр буенча көллиятләрдә уку мөмкинлеге биреләчәк. «Гыйнварда федераль закон үз көченә керде. Төп дәүләт имтиханнарын тапшыра алмаган балалар эшче һөнәрләр буенча техникумнарда бушлай укый алачак. Гадәттә андыйлар күп түгел, кайсы елны – 11, кайсы елны – 8», – диде Рәмис Мөҗипов.

Балаларның урамда каңгырап йөрүенә караганда, мондый мөмкинлек һәрхәлдә хәерлерәк булачак, дип фаразларга кирәк. Аттестат ала алмаган балаларга тагын бер елдан имтихан тапшырып карау мөмкинлеге биреләчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России