Сурия Усманова: Мәҗлесләрдә фикер бетте, эстрадада юк-бар сүз калды
Хөрмәтле Рамил хәзрәт Юныс интервьюсын укыганнан соң («Акчарлак 2025 №36») әлеге юлларны һич оныта алмыйм: «Татар халкында фикер бетте. Менә күзәтүем: мәҗлесләрдә сүз әйтергә басалар, нәрсә әйтергә белмиләр. Укымыйлар, кызыксынмыйлар. Торалар да: «Исән-сау булыгыз, бәхетле булыгыз диләр, нәрсә әйтим сезгә» диләр... Яртысыннан артыгы шундый котлаулар әйтә. Башка милләттәге мөселманнарга никах укыганым бар, Кавказ халкына, мәсәлән. Анда көтүчедә дә фикер бар. Алар торып басып, бер хикәят сөйли».
Хәзерге көндә татар халкы бик аяныч хәлдә. Үз телен өйрәнергә теләмәгән, үз телендә сөйләшмәгән халык турында ни әйтәсең инде...
Кызганыч, татар телен саклап калырга, тарихны өйрәнергә мөмкинлекләр аз. Әмма бик теләсәң, тырышсаң, мөмкинлекләр табарга мөмкин. Аларның берничәсе турында фикер-тәкъдимнәремне әйтеп үтәм.
Рузилә Мөхәммәтованың Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров белән бик кызыклы интервьюсын укыдым.
-
Илһам Гомәров: «Тукай фонды безнең Мирасханәдә саклана. Аннан Тукай рухы бөркелеп тора»
-
Илһам Гомәров: «Кайчакта, әрвахлар янында йөрү күпкә кулайрак, дип тә уйлап куябыз»
Рузиләнең галимнәр белән элек эшләнгән язмаларыннан да күп мәгьлүмат алган идем. Без – үзебезнең галимнәребезне (Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инстиуты, тарих, археология, энциклопедия институтлары), аларның нинди темалар өстендә эшләүләрен, аларны борчыган проблемаларны белергә хаклы. Галимнәрнең эшен күрсәтү – халыкка тарихны өйрәтү бит. Газета-журналларда алар турында язмалар, интервьюлар басылып тора, әмма ул гына бик аз. Халык галимнәребезне танысын, аларның хезмәтләрен белсен өчен «Татарстан – Яңа гасыр» каналында төрле форматта, даими барган тапшырулар кирәк.
Татар халкы тормышын җырсыз-моңсыз күз алдына китереп булмый, эстрада артистлары да күп, заллар да тулы. Иң әһәмиятлесе – эстрада артистларының әдәби мирасыбызны турыдан-туры тамашачыга җиткерү мөмкинлеге бар. Шул мөмкинлекне хәзерге җырчыларыбыз кулланамы соң?
Телевизор карасак та, концертларына килсәк тә артистларның шәхси тормышын, әти-әни, әби-бабай һ.б турында сүзләр тыңлап вакытыбызны әрәм итәбез. Әле яңа гына сәхнәгә аяк баскан җырчы булса, ярар инде, өйрәнер әле дияр идең. Юк шул, атналар буе концертлар куйган популяр артистларыбыз да юк-бар сүз белән кәефне төшерәләр...
Элек мәшһүр җырчыларыбызның концертларын нәфис сүз осталарыннан башка күз алдына да китереп булмаган. Концертларны алып баручылар әдәбиятны халык арасында популярлаштырганнар, туган телгә, үз халкына хөрмәт уятканнар. Алар арасында – халыкның яраткан нәфис сүз остасы «сәхнә генералы» Фәйзи Йосыпов та бар.
Ул заманында бик күп сәхнә осталарының: Гөлсем Сөләйманова, Сара Садыйкова, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һәм башкаларның концертларын алып барган. Аның башкаруында, Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил, Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Әнгам Атнабаев, Салих Баттал әсәрләрен тамашачылар бик яратканнар. Ул тамашачыларны затлы юмор белән көлдергән, зәвыклы репертуары белән тәрбияләгән.
Бу араларда гына «Калеб» яшь буын җыены «Кайтаваз. Әлфия Авзалова», «Кайтаваз Илһам Шакиров» концертларын уздырды. Әлеге концертлар бик үзенчәлекле, күңелдә бик яхшы тәэсир калдырды. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Фәйзи Йосыпов белән күпме еллар бер сәхнәдә чыгыш ясаганнар, халыкка хезмәт иткәннәр. Декабрь аенда гына Фәйзи Йосыповка 135 ел булды. «Калеб» яшь буын җыены атаклы нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыповны олылап, искә алып концерт оештырса иде. «Кайтаваз Фәйзи Йосыпов» концерты әлеге проблеманы күтәрү, хәл итү өчен бик яхшы мөмкинлек булыр иде, – ди Сурия Усманова.