Татарстанда М5 юлының дүрт участогында автобус, йөк машинасы, такси хәрәкәте чикләнде
Татарстан аша узучы М-5 трассасының дүрт участогында, һава торышы начар булу сәбәпле, автобуслар, йөк машиналары һәм таксилар хәрәкәтен чикләделәр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматы буенча, Бөгелмә районында 1239нчы чакрымнан 1240нчы, 1243нче чакрымнан 1 245нче һәм 1 253нче чакрымнан 1 257,5нче, шулай ук Баулы районында 1 257,5нче чакрымнан 1 280нче чакрымга кадәр хәрәкәт ябык.
«Әлеге төр транспорт хәрәкәте 4 февральдә 07:00 сәгатьтә кабат ачылыр дип көтелә», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.