Пассажир, әгәр поезд соңга калса, килгән зыянны каплауны таләп итәргә хокуклы - юрист
Поездга билет сатып алган пассажир, состав соңга калган очракта, транспорт предприятиесеннән зыянны компенсацияләүне таләп итәргә хокуклы. Юрист Алла Георгиева «Татар-информ» агентлыгы журналисты белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләде.
«Кеше, билет сатып алганда, транспорт предприятиесе белән килешү төзи. Расписание үзгәргән очракта, пассажир зыян күрергә мөмкин», - дип аңлатты эксперт.
Ул поезд соңга калу аркасында өстәмә чыгымнар барлыкка килергә мөмкин булуын әйтте һәм моңа мисаллар китерде: пассажирның мөһим эшлекле очрашуга, эшлекле чарага яки самолетка соңга калу ихтималы бар. Бу очракта аңа яңа билет сатып алырга туры киләчәк.
«Шуңа күрә аның барлык зыяннарын бу рәвешле компенсацияләргә мөмкин», - дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.
Моннан тыш, юрист ачыклык керткәнчә, пассажир, график үзгәрү аркасында юлга чыга алмаган очракта, билет бәясен тулысынча кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. «Әгәр ул поездга эләкмәсә, әлбәттә, аның билет бәясен кайтарырга хакы бар», - диде ул.