Бүгеннән М5 трассасы автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте өчен ачык
М5 трассасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтенә кертелгән барлык чикләүләр дә гамәлдән чыгарылган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, юл, алдан планлаштырылганча, бүген иртәнге сәгать 7дә ачылган.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан аша уза торган М-5 трассасының дүрт участогында һава торышы начар булу сәбәпле автобуслар, йөк машиналары һәм таксилар хәрәкәтен чикләгәннәр иде.