Казанда «Сабантуй» журналы призларына көрәш буенча Татарстан беренчелеге узачак
5-7 февраль көннәрендә Казанның «Тулпар» спорт сараенда 2012–2013 нче елларда туган яшүсмерләр арасында «Сабантуй» журналы призларына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узачак.
13-14 яшьлек егетләр арасында ярышларда республика шәһәр һәм районнарыннан 9 авырлык үлчәвендә – 36 килограммга кадәр, 40 килограмм, 45 килограмм, 50 килограмм, 55 килограмм, 60 килограмм, 65 килограмм, 70 килограмм һәм 75 килограмм үлчәү авырлыкларында көрәшчеләр бил алышачак.
«Сабантуй» журналы тарафыннан үткәрелә торган көрәш буенча турнир 1986 елдан бирле уздырылып килә.
Чемпионатның беренче көнендә беренчел әйләнешләр, икенче көнендә ярымфинал һәм финал ярышлары көтелә. Ярышларның баш хөкемдары итеп Булат Хәбибрахманов билгеләнгән.
- 26-28 март көннәрендә Алабугада «Ялкын» журналы призына, РСФСРның спорт остасы Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә 2010-2011 елгы егетләр арасында Татарстан беренчелеге узачак.